news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казылык (рецепт)

"Саба таңнары"газетасыннан казылык рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
Казылык (рецепт)
Казылык ясау өчен яңа суйган симез сыер яисә ат итенең корсак өлешен һәм сөяксез җирен алалар (яңа суйган терлек итенә тоз һәм борыч яхшырак сеңә).

Итне һәм майны ваклап турагач, күп итеп тоз, кара борыч сибеп, иткә ышкып сеңдерергә кирәк. Аннары итне эмаль кәстрүлгә салып, тастымал белән каплыйлар да 15 сәгатьтән алып тәүлек ярымга кадәр салкында тоталар.

Ат яки сыер эчәген салкын суда юалар, эчке ягын әйләндереп, лайласын пычак белән кыралар һәм өч-дүрт тапкыр яхшылап югач, кире әйләндереп, эчәкнең бер башын җеп белән бәйлиләр.

Эчәккә тигез һәм тыгыз итеп, ит белән майны чиратлап тутырырга, аннары эчәк башын бәйләргә.

3 көнгә кояшка һәм җилгә элеп куярга. Казылык аралары буш калырга тиеш, өстенә марля ябарга кирәк. Казылык кипшегәч, 9-10 атнага караңгы, салкынча, яхшы җилли торган урынга элеп куярга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар