Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Казың азрак көеп киткән». Гүзәл Уразова Яңа елга әзерләнә

Җырчы Яңа ел табынында нинди ризыкка өстенлек бирүе хакында язган.

news_top_970_100
«Казың азрак көеп киткән». Гүзәл Уразова Яңа елга әзерләнә
Салават Камалетдинов

«Оливье» салаты, мандарин… Тагын нинди Яңа ел ризыклары бар, дуслар? Татарда иң-иң Яңа ел ризыгы ул каз, минемчә! Бәйрәм табынына каз әзерлисезме? Алма белән? Караҗимеш белән? Тагын ничек ясарга була?», дип пост язган җырчы.

Инстачылар табынга койка, пилмән, уха чыгарырга тәкъдим иткән. Аларның күбесе Яңа елны казсыз каршы алмый икән. Иң тәмле каз эченә айва салынганы дип мактаганнар.

«Каз эченә әчетеп тозланган кәбестә һәм әфлисун тутырабыз, өстенә бал белән горчица сылыйбыз. Кәбестә майны үзенә сеңдерә, ит сусыл була»;

«Ә мин казны карабодай белән гөмбә тутырып ясыйм. Бик тәмле була. Карабодай казның артык маен үзенә сеңдереп пешә, аннары гарнир урынына кулланам»;

«Алма белән тутырырга була, эченә дөге белән йөзем тутырсаң гарнир өчен дә, тәмле дә була».....

«Казны алдан тозлап өстенә кара борыч сибеп, 1 лимон белән ышкып, шул калган лимонны эченә тыгасың да махсус җиңсәгә тыгып духовкага куясың. Җиңсәне бәйләгәч 3-4 урыннан тишәргә. Пешеп чыгар алдыннан җиңсәне ачып, тагын 15 минут духовкада тотарга»;

«Без казны фольгага төреп пешерәбез. Тоз, сарымсак, майонез белән сылыйбыз»;

«Иттә ит тәме булырга тиеш. Тәмле иткә бернинди дә тәмләткеч кирәкми».

«Гүзәл казың әзрәк көеп киткән, әйдә ашаудан башкага ярамас әле», дип тә язучы табылган. Инстачыларның берсе «Шундые тәмле дә инде! Кетердәп тора, яратам шулай пешкәнен», дип язган.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

«Оливье» салаты, мандарин… ? ?Тагын нинди чын Яңа ел ризыклары бар, дуслар? Татарда иң-иң Яңа ел ризыгы ул каз, минемчә! ? Килешәсезме? Быел салкыннар әле күренми. Каз өмәләре булды микән әле авылларда? Әллә Яңа елны һәм ап-ак кар яуганны көтәләр микән? Гомумән, Каз өмәсе дигән бәйрәм сакланганмы сезнең якларда? Бәйрәм табынына каз әзерлисезме? Алма белән? ? Чернослив-караҗимеш белән? Тагын ничек ясарга була? Кем бүген әле обед ашамаган, бу фото өчен алдан ук гафу))))) #жомга #жомгамубарак #гузельуразова #рецепты #рецептлар #кулинария #татарашлары #гусь #каз #казомэсе #казөмәсе #гусьнановыйгод #новыйгод #гусьсяблоками #гузельуразова #гүзәлуразова #гузэлуразова #уразова #гүзәлилдар #гузельильдар

Публикация от Гузель Уразова (@guzelurazova)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100