Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казның йонын ничек тиз һәм дөрес йолкырга?

Салкыннар җитү белән авылларда каз өмәләре башлана. Казның ите тәмле булсын өчен һәм каурыйларын белән йоннарын да хуҗалыкта кулланырлык итеп ничек дөрес йолкырга?

news_top_970_100
Казның йонын ничек тиз һәм дөрес йолкырга?

Каз йолку вак эш, түземлек һәм шактый күнекмәләр таләп итә. Тәҗрибәле хуҗалар казны ничек тиз йолкырга икәнен беләләр, чөнки кошны йонын кояр алдыннан чалалар. Аның вакыты төрлечә билгеләнә.

Казны ит өчен кайчан суярга соң? Кайбер казлар 310 көн эчендә, башкалары 270 көндә өлгерә, ә тиз өлгерә торганнары 8 ай эчендә җитешә. Казның йоны җиңел генә тартып алына һәм кан чыкмый икән, табигы йон кою вакыты җиткән дигән сүз.

Кошның канатлары астыннан тәнен тотып карарга кирәк. Әгәр йонны үсү юнәлешенә каршы кул белән сыпырганда төпчекләр, “шырпылары” юк икән, казны суярга була. Бармаклар белән капшаганда “шырпылар” сизелә икән, йон койганчы калдырып торырга кирәк. Чөнки бу шырпылар казны йолкыган вакытта хәтта тәҗрибәле кешеләргә дә авырлык тудырачак.

Коры ысул белән казны ничек тиз йолкырга?

Иң беренче казның койрык өлешендәге, канатындагы һәм канат астындагы эре каурыйлары йолкына. Каурыйларны кискен хәрәктәләр белән, кулга беразлап кына алып йолкырга кирәк. Тик тиресе суерылырга тиеш түгел.

Терсәк бөгелешендә һәм муенында каурый белән йон кала. Тулысынча йолкып бетерү өчен кош түшкәсенең бу өлешләрен чиратлап кайнар суга тыгып 1-2 минут тоталар. Шуннан соң йоны җиңел йолкына.

Казны салкын ысул белән йолку

Бу алымны кулланганда казны 3-4 сәгать дәвамында суыталар. Бу вакытта тире астындагы май катламы тыгызлана. Җылы ысул белән йолкыганда тире ертыла. Суытканда тиз эри торган тире асты мае суына һәм каурыйлар тиз йолкына, кошның тиресе зарарланмый.

Казны пешекләп йолку

Бу ысулны кулланганда казның йоны тиз йолкына һәм очып таралмый. Пешекләгәч каурыйлар һәм йоннар чистара.

80-90 градустагы кайнар су әзерләргә кирәк. Берничә каз эшкәртәсе бар икән, бу суынырга тиеш түгел.

Казны аякларыннан тотып берничә минутка кайнап торган суга тыгып торырга кирәк. Пешекләнгән казны зур подноска куялар, ипләп кенә йолкыйлар, шырпыларын алалар.

Казны үтүк ярдәмендә йолку

Моның өчен киҗе-мамык туыкманы берничә кат бөкәлиләр һәм юешлиләр. Тукыманы казның төрле өлешләренә куялар һәм казны “үтүклиләр”, чүпрәкне юешләп торырга кирәк. Болай эшләгәндә кошны йоннары чиста була, очмый һәм киемгә дә кунмый.

Казның йоннарын һәм каурыйларын йолкып бетергәннән соң газ плитәсе утында түшкәне өтеп алалар. Бу вакытта барлык вак, терпаеп торган йоннар бетә. Тик болай иткәннән соң кошның дымлы тиресендә корым кала. Моннан котылу өчен каз түшкәсен он белән ышкырга кирәк. Шулай чистартканнан соң коры чүпрәк белән он калдыкларын сөртеп төшерәсе генә кала. Болай иткәннән соң иткә үзгә, тәмле тәм керә. Өткән вакыта тиредәге сырларны бетерү өчен аны парландырырга кирәк. Канат асларына, терсәк бөгелгән җирләргә аеруча игътибар итәргә кирәк. Аларны ут өстендә җәебрәк тотарга кирәк. Өткән вакытта тире зарарланмасын һәм кошның мае эремәсен өчен бик сак эшләү мөһим. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100