Татар халык табынында казның урыны табын түрендә. Кыз сорарга баралармы, кодаларга кунаккамы, яисә чит илгә чыгалармы, татар халкы парлы казны пешереп яки какланганны алып бара.
Каклаган каз яки тозлы каз Сабан туе якынлашуын искәртә кебек, чөнки каклаган каз нәкъ менә Сабан туйларына өлгерә дә.
Казны кемдер кыштан ук тозлап куя, ә кемдер нәкъ менә язга чыккач бу эшкә керешә.
Сезгә дистә еллар безнең гаиләдә кулланылган каз каклау тәртибен тәкъдим итәм. Казларны туңдыргычтан алып җебетергә, юарга, бераз кипшетергә һәм тозны жәлләмичә тышын һәм эчен ышкырга, эченә тоз салып калдырырга, шулай эшләгәндә эче күгәрми. Азык кәгазе белән төрергә, чормага яки балконга элеп куярга. Май ахырларында эченнән тозын алырга, юарга һәм өстенә кайнар су сибәргә. Кояш төшә торган урынга, шулай ук чормага да элеп куярга була. Кояш яхшы кыздырганда 2-3 көннән, ягъни казның мае үтә күренмәле була башлагач әзер дигән сүз.
Казны балта белән уртага ярырга, аннары тагын ике өлешне берәр тапкыр уртага чабарга һәм шакмаклап турарга мөмкин, шулай ук бөтен килеш түшеннән иң матур кисәкләрен кисеп кунак өстәлен бизәргә мөмкин.
Шуны истә тотарга кирәк: каклаган казны суыткычка куймау хәерле, юкса, тәме «китә», шулай ук кояшлы урында да тотарга ярамый, чөнки кибеп китәчәк. Каклаган казны августта, бәлки бәрәңге алганда, сентябрьдә ашарга уйласагыз түшкәләрнең тозын бушатырга, әмма юмыйча тукыма яки 4-5 тапкыр марля (яки тукыма) белән төреп чормага алып куярга кирәк.
Каклаган каз, мөгаен, тозлы ризыклар яратучылар өчен иң тәмлеседер.