Казахстанның төрле шәһәрләрендә яшәүче татарлар беренче тапкыр очрашу оештырган
15 августта Астанада Казахстанда яшәүче татарларның рәсми булмаган очрашуы узды. Мондый формат беренче тапкыр оештырылды, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы.
Егетләр һәм кызлар танышу, аралашу һәм вакытны бергәләшеп файда белән үткәрү өчен Казахстанның төрле шәһәрләреннән — Петропавловскидан, Карагандадан, Сараннан, Павлодардан һәм Астанадан килделәр. Күп кенә катнашучыларга бу очрашуда катнашу өчен зур юл үтәргә туры килгән. Шуңа күрә очрашу ахырында һәр кунакка истәлек өчен кечкенә бүләк тә тапшырылды.
Җыелыш вакытында катнашучылар уртак татар проектлары һәм оештырылачак чаралар турында фикер алыштылар. Мондый очрашулар даими рәвештә узарга тиеш дигән карар кабул ителде. Шундый ук форматтагы чираттагы очрашу 12 сентябрьдә Баянауылда узачак, диелә хәбәрдә.