26 июльдә Казахстанның Петропавловск шәһәрендә Габдулла Тукайга һәйкәл ачылачак. Бу турыла Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.
Бюст авторы — скульптор Винера Абдуллина. Һәйкәлнең биеклеге — 85 см, киңлеге — 74 см булачак.
Бюст Жабаев һәм Ульянов урамнары киселешендәге яңа скверда урнаштырылачак. Әлеге скверга да Тукай исеме биреләчәк. Бу урын юкка гына сайланмаган. Ул Магҗан Җумабаев исемендәге өлкә үзәге янында урнашкан. Габдулла Тукайның әлеге казах классигы иҗатына тирән йогынты ясавы мәгълүм, диелә хәбәрдә.