Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казахстаннан Курганга 30-50 км озынлыктагы дулкын килә

news_top_970_100
Казахстаннан Курганга 30-50 км озынлыктагы дулкын килә
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Курганга 30-50 километр озынлыктагы дулкын килә. Бу хакта Курган өлкәсе губернаторы Вадим Шумков җирле филармония территориясендә халык һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән очрашу вакытында хәбәр итте, дип яза «Комсомольская правда».

Төбәк башлыгы аңлатканча, барысы да Казахстан территориясендә урнашкан сусаклагычлардагы суны агызу белән бәйле. Хәзерге вакытта су җибәрү күләме нормадан 45 тапкыр артып китә.

«Төзелгән килешү кысаларында, су, бер мизгелдә секундына 2300 булсын өчен, 70 куб метр булырга тиеш иде, ягъни 45 тапкыр күбрәк. Суның бөтен массасы монда китте, хәзер инде азрак, әмма әле шактый күп. Су елан рәвешендә килә, су басуның «башы» бар, «койрыгы» бар, озынлыгы 30-50 километр, су массасы бик зур», – дип аңлаткан Вадим Шумков.

Курган өлкәсендә су басу аркасында гадәттән тыш хәл режимы кертелгән иде. Су басу зонасындагы йортлардан 7 меңнән артык кеше эвакуацияләнгән, мәктәпләрдә уку туктатылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100