Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казахстанда ярты ел яшәдем: бишбармагы шатландырды, хезмәт хакы шаккатырды

Гасырлар элек төркиләрнең теле дә, мәдәнияте дә бертөрлерәк булган булса, бүгенге көндә халыкларның гореф-гадәтләре дә, яшәү рәвешләре дә бер-берсеннән аерылып тора. Казахстанда ярты ел яшәү вакытында мин казахларның икенче төрле тормыш белән яшәүләрен үзем дә күрдем.

news_top_970_100
Казахстанда ярты ел яшәдем: бишбармагы шатландырды, хезмәт хакы шаккатырды

Чикне үтүгә үк башка төрле тормыш башланды

Мин Казахстанга студентлар алмашы программасы буенча бардым. Казахстан башкаласы Астанага поезд белән 1 көн дә 15 сәгать бардык. Вакыт, дөресен генә әйткәндә, сизелмичә дә узып китте, бу – минем яңа төрле тормышны тизрәк тоясым, күрәсем килү белән бәйле булгандыр инде. Шушы теләкләрем чынга да ашты.

Казахларның аттан башка тормышларын күз алдына да китермәүләрен, авыл хуҗалыгы өчен аларны күпләп үстерүләрен, бәйрәмнәр вакытында ат итен иң тәмлесе итеп санауларын элегрәк тә бик яхшы белә идем. Тик чикне үтүгә үк моны үз күзләрем белән күрермен дип һич тә уйламадым. Россиянең Петухово шәһәрендә паспортларыбызны тикшереп бетергәч, без Казахстан җиренә кердек. Иң беренче күргәнем – язучыларыбыз үз әсәрләрендә язып тасвирлаганы иде: далада йөргән көтү-көтү атлар. Иң беренче күргән ат көтүен, тагын күрмәм, мөгаен, дип, фотога да төшергән идем, тик Астанага барыр юлда алар тагын бик күп очрадылар әле. Шунысы кызык булды: бездә җәй көнне «кырда сыерларга ашарга азык юк» дип зарланалар, ә Казахстанда кышын далага атларны чыгарып җибәрәләр. Аларга анда азык бар микән?

Шулай, Казахстанның чиксез далаларын күзәтеп, уйланып, без Нурлы-Жол тимер юл вокзалына килеп тә җиттек.

Тормышың үз кулыңда

Моңа кадәр ишеткән сүзләргә – «Астанада русча яхшы беләләр, бөтенесе диярлек русча сөйли» дигәнгә ышанып, без такси эзләргә керештек. Тик бу сүзләр чынга туры килмәде, олы-олы абыйлар яшен тизлеге белән казахча сөйли башладылар, шулай да без алар белән аңлаштык. Таксига кереп утыргач, без, бөтен кануннарны үтәүче гражданнар буларак, тиз-тиз каешларга таба сузылдык. Моны күргән йөртүче, безгә тыныч тавыш белән, көлемсерәп, «такмасагыз да була» дип әйтеп куйды. Моның ниндидер хәйләсе бардыр дип, без аны тыңламадык. Тик бернинди дә хәйлә булмаган икән, таксистларның күбесе куркынычсызлык каешын тагуга җавапсызрак караганын без соңрак аңладык. Безгә бу сәер булып тоелса, минем группадаш кызымны бездәге кагыйдәләр гаҗәпләндергән. Ул моннан бер ел элек Мәскәү шәһәренә студентлар алмашуы программасы буенча укырга килгән булган.

– Беренче вакытта, сездәге таксистлар миңа шундый усал булып тоела иде. Бөтенесе, «каешны тагыгыз» да «каешны тагыгыз» диләр. Үзләре әйтмәсә, ярдәмгә «Алиса» килә. Минем өчен бу – бик ят әйбер булса да, соңрак мин моны хуп күрә башладым, – ди группадаш кызым.

Без татарларга рәхмәтле!

Бүгенге көндә Казахстанда 220 мең чамасы татар яши. Казах халкы белән татарлар бер-берсе белән дус-тату мөнәсәбәттә тора. Моны дустым Назерке дә раслады:

– Без «ул – татар, ул – казах» дип аермыйбыз, халыкның үзен, гореф-гадәтләрен, телен хөрмәт итеп яшибез. Соңгы елларда татарлар белән казахлар арасында хәтта милләтара никахлар да күбәеп китте, – ди ул.

Ике төрки халык гасырлар дәвамында бер-берсенә тәэсир итеп яшәгән. Татарлар, чыннан да, казах халкы мәдәниятенә, диненә, мәгарифенә, икътисадына үзләреннән зур өлеш керткәннәр. XIX гасыр чиге – XX гасыр башларында казах зыялыларының күбесе татар мәдрәсәләрендә белем алган, аларга белемне татар муллалары, язучылары, шагыйрьләре, журналистлары биргән. Бүгенге көндә казах халкы Мифтахетдин Акмулла, Галимҗан Ибраһимов, Зариф Бәшири, Ибраһим Салахов, Габдулла Тукай, Камил Мотыйгый кебек танылган шәхесләребезне искә ала. Лев Гумилев исемендәге Евразия Милли Университеты укытучылары да татарларның казахларны укытуга куйган тырышлыклары турында хәзер дә онытмый. «Без татарларга чын-чынлап рәхмәтле», – диләр алар.

Акча, мал – бер көнлек, гыйлем, һөнәр – гомерлек

Билгеле булганча, Казахстанда башка акча берәмлеге. Безнең 1000 сум акчабыз аларның якынча 5 300 «тенге»сына туры килә. Бу акчага 1 ипи (340 тенге, 64 сум), 1 л сөт ( 800 тенге, 150 сум), 1 кг шикәр ( 450 тенге, 84 сум), 1 кг карабодай (850 тенге, 160 сум), кара «Richard» чәе ( 200 г – 1500 тенге, 283 сум), печенье ( 1100 тенге, 207 сум) алып була. Хезмәт хакы нинди өлкәдә эшләүгә бәйле түләнә. Мисал өчен, бүгенге көндә Казахстанда программистларга, архитекторларга, төзүчеләргә һәм укытучыларга ихтыяҗ зур. Тик аларның хезмәт хаклары сизелерлек дәрәҗәдә бер-берсеннән аерылып тора. Программистлар аена 600-700 мең (113 мең – 132 мең сум) тенге акча эшләсәләр, төзүчеләрнең, икътисадчыларның хезмәт хакы 130 меңнән алып 200 мең тенгега кадәр (24 мең – 37 мең сум) җитә. Укытучыларга килгәндә, алар аена 35 меңнән алып 80 мең тенгега кадәр акча алалар, безнең берәмлеккә әйләндерсәк, бу 6 000-15 000 мең сумга туры килә.

Студентларның стипендияләре безнекеннән югарырак, Лев Гумилев исемендәге Евразия Милли Университетында аена аларга якынча 35-38 мең тенге бирелә (безнеңчә 6000-7000 сум тирәсе). Студентларның күбесе бушлай укый, ә коммерциягә керүчеләр бездәге бәяләрне түли. Мисал өчен, юристлыкка алар елына 1,2 млн тенге (226 мең сум) бирә. Ә тюркология юнәлеше буенча аз гына азрак – 1,1 млн тенге түләп укый.

Казахстанда яшәүче халыкның барысы да диярлек бер картадан файдалана. «Каспий голд» картасы аша кибетләрдә дә, транспортта да түләп була. Шунысы кызык, Астана автобусларында кондукторлар юк. Бу – бушлай йөрү дигән сүз түгел, әлбәттә. Халык автобус тәрәзәсенә ябыштырылган махсус QR-кодлар аша юл өчен түли. Моны тикшереп йөрүчеләр дә бар. Бездә юл өчен түләнгәнме-юкмы икәнлеген 2 кеше тикшерсә, анда бу эшне 1 кеше генә башкара. Бер үк автобустан тикшерүче чыгып, икенчесе, аннары өченчесе кергәләгән очраклары да булмады түгел. Автобус бәясе 90 тенге – безнеңчә 17 сум.

«Аңа кияүгә чыга алмыйсың, нәсел җепләребез бер»

Бүгенге көндә казахлар килеп чыгышлары буенча төркемнәргә бүленә. 3 төрле «жузы» бар: Олы жуз, Урта жуз, Кече жуз. Боларның һәрберсе – кабиләләргә, ә кабиләләр исә тагын ыругларга бүленә. Казах егетләре-кызларының күбесе үзләренең нәсел тарихларын балачактан ук белә. Әти-әниләре балага 7 бабасының исемен сабый чактан ук өйрәтә башлый икән. Моны белү, беренчедән, әби-бабайларны искә алып, алар өчен дога кылып яшәүне күздә тотса, икенчедән, бу – үз нәсел кешесе белән кавышмас өчен кирәк. Егет белән кыз бер-берсен ошатса, иң беренче, нинди «ру»дан (ыруг) булуын сорый. Әгәр икесе дә бер нәсел кешеләре икән, димәк, аларга өйләнешергә ярамый. Тик кайбер очракта сорарга да «онытучылар» була.

– Үзем белән дә шундый бер очрак булды. Бер егет белән дусларча сөйләшә башладык, үземдә ниндидер хисләр уяна башлавын сиздем, шул вакытта мин аннан нинди ыругтан булуын сорадым, ул минем ерак туганым булып чыкты. Әле дә булса ул хисләр бар кебек, әмма без сөйләшмибез инде, ярамый, – диде моңсу гына Назерке.

Аларның бер нәсел кешеләре белән кавышырга ашыкмаулары аңлашыла да. Татарларда да бит андый әйбер сакланып калган. Һәркемнең әби-бабасыннан: «Бер нәселдән булган егет белән кызга кавышырга ярамый, балалары авыру туарга мөмкин», – дип әйткән сүзләрен ишеткәне булгандыр.

Бу ышану Казахстанның көньяк өлешләрендә күбрәк сакланып калган. Әмма төньякта урнашкан Павлодар, Астана кебек шәһәрләрдә яшьләр моңа игътибар итми, алар өчен сөйгән ярларының нинди «ру»дан булуы мөһим түгел.

– Без «ру» турында иң соңгы чиратта, кияүгә чыккач, сөйләшер сүзебез калмагач кына сорый алабыз. Дөресен генә әйткәндә, күбесе үзенең нинди «ру»дан булуын да белми, «ру»ның нәрсә икәнлеген аңлатырга кирәк булган очраклар да булды. Башка шәһәрләрдә ничектер, белмим, тик бездә, Павлодарда, гореф-гадәтләр бик үк сакланмый, – диде бер танышым.

Казахстан төньякка һәм көньякка бүленә

Элек өч жуз булса, хәзерге вакытта Казахстан халкы икегә: «төньякта» һәм «көньякта» яшәүчеләргә бүленә. Кешенең кайсы якта яшәвенә карап, аның дөньяга карашын, яшәү рәвешен, үз мәдәниятен, телен ни дәрәҗәдә саклавын белеп була, дип сөйләде Астанадагы танышларым. Казахстанның төньягында – Павлодар, Астана, Кустанай һ.б. кебек шәһәрләрдә соңгы елларда тел югалу проблемасы көчәя бара икән. Яшьләр, балалар туган телләрен белсәләр дә, күбесенчә рус телендә сөйләшә. Бу якларда гореф-гадәтләр дә көньяк районнардагы кебек үк сакланмый. Бу – күбесенчә туй йолаларына карый. Төньякта туып үскән кызларның күбесе тормышта үзләрен табасылары, яраткан эштә эшлиселәре килсә, көньяк кызлары кияүгә чыгып, гаилә бәхетен тоеп яшәүне алгы планга куя. Егетләре турында танышым Аружан болай дип әйтте:

– Төньяк егетләре күбрәк белемгә тартыла, укый, ә көньяк егетләре белем алу белән бик үк кызыксынмасалар да, физик эшне ярата, шуңа да халык арасында алар бик тырыш булып саналалар. Аралашу манерасы белән дә алар бер-берләреннән аерылалар. Беренчеләре – тыныч итеп, икенчеләре тойгыларына артык бирелеп сөйләшә. Шунысы да бар, көньяк егетләре шундый романтик һәм шундый кайгыртучан. Минем егетем дә көньяктан иде, ул миңа һәрвакыт чәчәкләр бүләк итеп, ашыйсым килгәндә кафеларга йөртеп торды. Аның сүзләре буенча, мин – бу дөньядагы иң гүзәл кыз идем. Тик аның көньяктан булуы вакытлар үтү белән үзен сиздерә башлады. Миңа сыйныфташ, төркемдәш егетләр белән сөйләшергә, үзем теләгән киемнәрне кияргә ярамый иде, дус кызларым белән дә билгеле бер вакытка кадәр генә йөрергә куша иде. Беренче вакытта «ярар» дип торсам, соңрак мин аны тыңламый башладым. Миңа карата аның шундый мөнәсәбәттә булуы мине туйдырды һәм мин аерылышырга карар кылдым, – дип сөйләде ул.

Көньяк районнарда кызларны урлау гадәте әле дә булса саклана. Илдә кызларны урлау тыелган булса да, канунны барысы да үтәми, мондый очраклар булып тора.

Шунысын да әйтеп узарга кирәк: Алма-Ата һәм Шымкент якларында казахча гына сөйләшәләр, бөтенесе диярлек туган телләрен белә, гореф-гадәтләрнең бөтенесен үти. Төньяк Казахстан районнарында яшәүче әти-әниләр балаларын Алма-Атага җибәрергә ашыкмый. Аларча, бу шәһәр яшьләргә начар яктан тәэсир итә, күбесенчә авылдан килүче егет-кызларны боза.

– Мин мәктәпне бетереп Алма-Атага инглиз теле укытучысына укырга керергә тели идем. Үзем Казахстанның көньягында туып үскән булсам да, әти-әнием мине әлеге шәһәргә укырга кертергә риза булмады, – ди группадашым Аяулым.

Казахстанның кайсы шәһәрендә ниләр күрергә була?

Кайсы шәһәргә ял итәргә бару мәсьәләсе турында «шушы шәһәргә бар» дип кырт кисеп әйтеп булмый. Әгәр дә сез шәһәр тормышын яратсагыз, Казахстанның башкаласы Астанага барыгыз. Монда сез «Байтерек» монумент һәм күзәтү манарасына, «EXPO» Халыкара күргәзмә үзәгенә, Казахстан Республикасы Милли музеена, китапханәләргә, төрле кафе-рестораннарга да йөри аласыз. Шулай ук сез барырга тиешле тагын бер матур урын ул – Астана шәһәренең үзәк мәчете. 2019 елның 18 мартында Нурсолтан Назарбаев яңа мәчет төзеләчәк урынга беренче таш сала. 2022 елның 12 августында мәчетнең ачылу тантанасы уза. Ул – сыйдырышлыгы буенча Казахстан һәм Үзәк Азиянең иң зур мәчете. Бинаның гомуми мәйданы 68 062 м². Анда 235 мең кеше сыя, бер үк вакытта 30 мең ир-ат һәм 5 мең хатын-кыз залда, ә тагын 200 мең кеше ачык һавада гыйбадәт кылырга мөмкин.

Әгәр дә сез, киресенчә, шәһәр тормышыннан туеп, берәр тыныч җирдә ял итәргә теләсәгез, Алма-Ата шәһәренә юл тотыгыз. Монда «Медеу» спорт комплексына барып, «Кок-Тюбе» тавына менеп, аннан бөтен Алма-Ата шәһәрен өстән күрә аласыз. Шунысы уңайлы: тауга җәяү менәсе килмәсә, канат юлы белән шәһәрнең үзәк урамыннан махсус җайланмада – күтәргечләргә утырып барып була. 5-10 минутлык юлда Алма-Ата шәһәренең бөтен өйләрен, биналарын, биек-биек тауларын якыннан күрү мөмкинлеге туа.

Мәҗлес яме кунак белән, табын яме бишбармак белән

Төркиләрнең телләре, мәдәниятләре төрле булса да, кунакчыл булу һәрбер төрки халыкта да сакланып калган. Астана һәм Алма-Ата шәһәрләрендә булганда, мин моны үз күзләрем белән күрдем. Миңа, кунакка карата, җылы мөнәсәбәттә булуларын тойдым. Лев Гумилев исемендәге Евразия Милли Университеты укытучылары безгә чын мәгънәсендә казахларның тормыш-көнкүрешен тулысынча күрсәттеләр, дисәм ялгышмам. Һәрбер бәйрәм саен алар безгә зур табыннар әзерләп, милли ризыкларын пешереп, күп тапкыр кунак иттеләр. Традицион эчемлек – кымыз белән, корт белән, казы һәм иң төп ризык – бишбармак белән сыйладылар. Бөтен ризыклары туклыклы һәм файдалы булуы гаҗәпләндермәде, бары казахларның һәм башка төрки халыкларның гасырлар элек иркен далаларда күчмә тормыш алып бару тарихын кабат искә төшерде.

Һәркайсыгызга Казахстанга барып, андагы тормышны күреп кайтырга киңәш итәм!

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 26 июль 2023
    Исемсез
    👏🏻👏🏻 Молодец Раиля, ждем еще в Казахстане💫
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100