Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казахстанда су баскан: сыерлар, автобуслар йөзеп йөри, шәһәр урамында балык тоталар

news_top_970_100

Казахстанда Сазды елгасы ярларыннан чыгып, Актүбә шәһәренең бер өлешен су баскан.

Кайбер кешеләр урамда балык тотарга да өлгергән.

Су басу нәтиҗәләрен бетерү белән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 1000гә якын хезмәткәре һәм 272 берәмлек техника шөгыльләнә. Казахстанның Костанай өлкәсендә, су басу куркынычы аркасында, гадәттән тыш хәл режимы кертелгән.

Шулай ук Шабалан Карасу трассасы буенча хәрәкәт ябылган.

2024 елның 29 мартында Казахстанда яңгырлар аркасында масштаблы су басу вакытында 500дән артык торак йорт, шулай ук мәктәпләр һәм хастаханәләргә су тулган.

4,7 меңнән артык кеше куркыныч районнардан эвакуацияләнгән. Күп кешеләрне коткаручылар йортлар түбәләреннән алып киткән. Илнең 7 өлкәсендә юллар су астында калган.

Казахстан Премьер-министры Бектенов Олжас Абаевич сүзләренчә, быел иң көчле су басу күзәтелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100