Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казахстанда Путин белән Токаев очрашуының нәтиҗәсе кыскача

news_top_970_100
Казахстанда Путин белән Токаев очрашуының нәтиҗәсе кыскача
Фото: © РФ Президентының матбугат хезмәте

Россия Президенты Владимир Путин бүген – 9 ноябрьдә Казахстанда булды һәм ил лидеры Касым-Жомарт Токаев белән очрашты. Алар алдагы 3 елга хезмәттәшлек буенча эш планын имзалады. Лидерлар очрашуы нәтиҗәләре турында ura.news кыскача яза.

  • Россия һәм Казахстан президентлары Астанадагы сөйләшүләр нәтиҗәләре буенча уртак белдерүне һәм 2024-2026 елларга хезмәттәшлек буенча эш планын имзалады;
  • Россия Казахстанны үзенең союздашы гына түгел, ә иң якын союздашы дип саный, дип белдерде Путин. Аның сүзләренчә, мондый мөнәсәбәтләр күп еллар дәвамында урнашкан;
  • Токаев Казахстан – Россия мөнәсәбәтләре какшамас һәм нинди дә булса сәяси конъюнктурага дучар ителмәячәген әйтте. Ул билгеләп үткәнчә, илләр стратегик партнерлар булып тора, алар арасында принципиаль проблемалар юк;
  • РФ һәм Казахстан энергетика министрлыклары арасында берничә ТЭЦ – җылылык электростанциясе төзү буенча хезмәттәшлек турында меморандумга кул куйды. Сүз «Көкшәтау» ТЭЦы, «Семей» ТЭЦы һәм «Усть-Каменогорск»ТЭЦы төзелеше проектлары буенча хезмәттәшлек турында бара;
  • Путин сөйләшүләрнең эшлекле узуын һәм бик нәтиҗәле булуын белдерде. Ул Россия Федерациясе һәм Казахстанның атом өлкәсендә дустанә элемтәләрне уңышлы үстерүен өстәде. Моннан тыш, терроризмга каршы тору өчен махсус хезмәтләрнең элемтәләрен тирәнәйтергә ниятлиләр, шул исәптән чит ил хәрбиләрен җәлеп итү һәм күчерү;
  • Спорт министрлары физик культураны үстерү буенча чаралар планын имзалады;
  • Сөйләшүләр барышында РФнең автопромда республика белән кооперацияне тирәнәйтүгә әзерлеге расланды, дип хәбәр итте Путин. Моннан тыш, Токаев Казахстанда техник югары уку йортларына басым ясап, Россия уку йортларының филиалларын булдыруны хуплады, Россия моңа ярдәм итәчәк.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100