Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казахстанда президент сайлыйлар

news_top_970_100
Казахстанда президент сайлыйлар
Казинформ

Казахстанда президент сайлаулары башланды. Илдә 10100 сайлау участогы ачылган, чит илләрдә – 68. Сайлау, сәгать поясларын исәпкә алып, 20.00 сәгатькә кадәр барачак. 

Президент булырга 6 кандидат өмет итә. Хәзерге президент Касым-Жомарт Токаев (халык коалициясе тәкъдим иткән), Нурлан Ауесбаев (Иҗтимагый социал-демократик партия (ОСДП), Мейрам Кажыкен («Аманат» профсоюзлар берлеге), Жигули Дайрабаев («Ауыл» халык-демократик партиясе), Каракат Абден (социаль хезмәткәрләр берлеге) һәм хатын-кыз кандидат Салтанат Турсынбекова («Казах аналары – гореф-гадәтләргә юл» берлеге).

Касым-Жомарт Токаев Конституциягә үзгәрешләр кертү сәбәпле, Казахстан президенты 7 елга сайлана. Президент бер генә тапкыр сайлана ала.

Күпме кешенең сайлауда катнашуы әһәмияткә ия түгел. Касым-Жомарт Токаев 3 ел элек сайланганда 77 процент сайлаучы катнашкан булган. Хәзергә (2 сәгать вакыт аермасын исәпкә алып), Казахстанда 40 процент сайлаучы сайлауда катнашкан.

Сайлаучыларның 50 процент тавышын җыйган кандидат җиңүче булып санала. Беркем дә 50 процент җыймаса, икенче тур уза, анда күпчелекне җыйган җиңә.

Сайлауны чит илләрдән 640 кеше күзәтә. Казахстанда 19,6 млн кеше яши. 11,9 млн кеше сайлау хокукына ия.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100