Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казахстан суды Нурсолтан Назарбаевны Елбасы – милләт лидеры титулыннан мәхрүм итте

news_top_970_100
Казахстан суды Нурсолтан Назарбаевны Елбасы – милләт лидеры титулыннан мәхрүм итте
Рамил Гали / "Татар-информ" архивы

Казахстанның Конституция суды Нурсолтан Назарбаевны милләт лидеры – Елбасы (Илбашы) дип игълан иткән «Казахстанның беренче Президенты турындагы» законның үз көчен югалтуы турында карар чыгарды. Бу хакта «Газета.ру» сайты яза.

Документта әйтелгәнчә, «хәзерге вакытта Конституциядә «Казахстанның беренче Президенты – Елбасы» конституция законын саклау өчен хокукый нигезләмәләр юк, шул сәбәпле ул үз көчен югалткан, дип игълан ителә.

Бу закон 2000 елда ук кабул ителгән булган һәм берничә мәртәбә кат-кат эшләнелгән иде. 

Алдарак Казахстан парламенты мәҗлесе (түбән палата) спикеры Ерлан Кошанов республиканың беренче Президенты, дәүләтнең элекке башлыгы Нурсолтан Назарбаевка кайбер өстенлекләр һәм вәкаләтләр бирә торган законны гамәлдән чыгару планнары турында сөйләгән иде.

Назарбаев Казахстанны 30 ел җитәкләде, бу вазифадан 2019 елның мартында китте. Ул Конституция буенча мәңгелеккә Елбасы титулына ия булырга тиеш иде. Аның урынына Касыйм-Жомарт Токаев килде. Былтыр Казахстанда Конституциягә үзгәрешләр кертелде, шул сәбәпле, Назарбаевның да титулы юкка чыгарылды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100