Кичә Казахстанның Петропавловск шәһәрендә Республика Сабан туе булды. Баш батыр исеме өчен көрәштә төрле төбәкләрдән көрәшчеләр катнашты. Кызу ярышлардан соң бәйрәмнең төп герое – Сабан туе батыры билгеләнде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.
Казахстанның Костанай шәһәреннән көрәшче Тәлгать Жиентаев Республика Сабантуеның милли көрәш батыры булды.
Аңа Татарстан Республикасы Рәисе бүләге — автомобиль тапшырдылар.
Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары-Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров батырга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән автомобиль ачкычын тапшырды, диелә бу хәбәрдә.