Казахстан армиясе югары профессиональ, мобиль һәм иң катлаулы хәрби бурычларны үтәргә әзер булырга тиеш, дип белдерде бүген Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев.
«Бүген дөньяда оборона системасында зур үзгәрешләр бара. Хәрби хәрәкәтләр алып баруның заманча ысуллары һәм алымнары, бигрәк тә сугышларның гибрид төрләре киң тарала бара. Һөҗүмнәр хәрби генә түгел, ә мәгълүмати, психологик, сәяси, икътисади һәм башка характерда да булырга мөмкин. Шуңа күрә Казахстан Кораллы көчләре теләсә нинди чакыруларга әзер булырга тиеш», – диде Токаев. Ул бу турыда Алматы өлкәсендә өйрәнүләр вакытында хәрбиләр алдында чыгыш ясаганда әйтте, дип яза «Интерфакс».
Президентның сүзләрен аның матбугат хезмәте таратты.
«Моның өчен аны (армияне – ред.) югары технологияле корал һәм сыйфатлы хәрби техника белән җиһазландыру, боеприпаслар белән тулысынча тәэмин итү бик мөһим. Күптән түгел генә булган мөрәҗәгатемдә мин өстенлекле бурыч куйдым – югары өлешле локальләшү белән җитештерү циклын булдыру. Бронетехника, пилотсыз очу аппаратлары, атыш өчен заманча коралларның барысын да без үзебездә, илебездә чыгара алабыз һәм чыгарырга тиешбез. Гомумән алганда, оборона-сәнәгать комплексы армиябезнең сугышчан сәләтенең ышанычлы нигезен тәэмин итәргә тиеш», – диде президент.
Шулай ук дәүләт башлыгы Кораллы көчләр вәкилләренә батырлык, ныклык һәм антка тугры калуның мөһим булын искәртте, аларның үрнәк булырга тиеш икәнлеген белдерде.
Президентның матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, Казахстанда «Батыл тойтарыс-2023» («Тәвәккәл каршылык») хәрби өйрәнүләре узган. Аның барышында дәүләт һәм хәрби идарә органнарының оборона операциясен башкаруга әзерлеге тикшерелгән. Өйрәнүләргә 8 мең хәрби хезмәткәр һәм 600 берәмлек корал һәм хәрби техника җәлеп ителгән.