news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казансуда фаҗига: суга төшеп киткән машинада яшь егет батып үлгән

news_top

Казанда «Ак Барс Арена» стадионы янында Казансуга төшеп киткән машина салонындагы 19 яшьлек егет батып үлгән. Бу турыда «Татарстан 24» телеканалы хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, су янындагы мәйданчыкка таудан төшкән чакта, йөртүче идарәсен югалта. Салондагы егет йөзеп чыга алмый. Машина йөртүче үзе судан чыгу җаен таба, аннары ул ярдәм чакыра.

Пассажир егет иминлек каешын ычкындыра алмаган, диелә хәбәрдә.

Ачыкланганча, егетләр 1,5 ел элек Казанга укырга килгән. Исән калган егетнең машина йөртү стажы – 5 ай. Бу – аның бозлавык вакытында машина белән идарә итүнең беренче тәҗрибәсе булган, диелә хәбәрдә.

«Татар-информ» белешмәсе буенча, Hyundai Solaris машинасы белән 21 яшьлек егет идарә иткән. Суга төшеп киткәч, машина тулысынча су астына баткан. Һәлак булган пассажирга 29 яшь булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар