news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казансуда велосипедта йөргән ике малай боз астына төшеп киткән

news_top

Казанда 2 малай Казансу елгасы буйлап велосипедта йөргән һәм боз астына төшеп киткән. Бу хакта мәгълүмат бүген социаль челтәрләрдә чыкты.

«Ике малай боз кырыенда шуган, соңрак боз астына киткәннәр. Аларның берсе муеныннан, икенчесе биленнән баткан», – дип сөйләделәр «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә.

Үтеп баручы аларга чыгарга ярдәм иткәннән соң, аларны медикларга тапшырганнар – малайларны «ашыгыч ярдәм» машинасында җылытканнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар