news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанның зур сәүдә үзәгендә бер кызны көчләгәннәр

news_top

Казанда «Мега» сәүдә үзәгендә 23 яшьлек кызны көчләгәннәр.

Ул «Вкусно и точка»га күптән түгел генә эшкә урнашкан. Чүп ташларга дип, аерым бүлмәгә чыккан. Анда сәүдә үзәге хезмәткәрен очраткан. Бу кеше кыздан аның эшкә кайчан урнашуын сораган. Тегесе эшкә күптән түгел генә урнашуын әйткәч, күрше бүлмәдә сөйләшеп алырга кирәген әйткән. Фаҗига шул бүлмәдә була, анда камералар куелмаган.

«Маш иптәш» каналы язуынча, ир-атны тоткарлаганнар, ләкин сорау алу вакытында кыз аны танымавын әйткән. Бу җинаять эше Тикшерү комитеты контролендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар