Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанның Вознесение бистәсендә Кыш бабай белән Кар кызы сыннары язны каршылый

news_top_970_100
Казанның Вознесение бистәсендә Кыш бабай белән Кар кызы сыннары язны каршылый
Гөлүзә Василова

Казанның Вознесение бистәсендә Нардуган урамында Мәдәният йорты каршында Кыш бабай белән Кар кызы сыннары басып тора. Май бәйрәме җитүен исәпкә алмаганда, бу гадәти  күренеш инде. Әмма Яңа ел символларының  яңа тишелгән чирәмдә басып торуы сәер.

Күрәсең, мәдәният йорты хезмәткәрләренең эше тыгыз, сыннарны алып куярга вакытлары юктыр. Әллә киләсе елга барыбер куясы була инде, дип алып тормаска булганнармы? Кар кызының да бу хәлгә аптыравы «йөзенә чыккан»...

Шул тирәдән узып йөргәндә кечкенә балалар сорау биреп аптырата: «Без җәй көтәбез, ә монда Кыш бабай белән Кар кызы сыннары басып тора. Аларны кар яугач кына куймыйлармени? Тиздән Кыш бабай бүләк алып киләме әллә?»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100