news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда Мулланур Вахитов һәйкәле янында секс белән шөгыльләнгән парны видеога төшергәннәр

news_top
Казанда Мулланур Вахитов һәйкәле янында секс белән шөгыльләнгән парны видеога төшергәннәр
"В Казани поймут" телеграм каналыннан

Казандагы Мулланур Вахитов һәйкәле янында бер пар секс белән шөгыльләнгән. Әлеге күренешне шаһитлары, видеога төшереп, социаль челтәрләргә куйганнар. «Мәхәббәт чыпчыклары»н Татарстан башкаласының нәк үзәгендә булулары да борчымаган. Бу хакта «В Казани поймут» телеграм каналы яза. 

Әлеге видеоны караучылар ике төркемгә бүленгән. Берәүләр бу парны оятсызлыкта гаепләсә, шундый видеоны халык хозурына чыгарган ролик авторын тәнкыйтьләүчеләр дә күп. 

«Бәлки ул имтихан тапшыргандыр», — дип фаразлаган Ксения Камалова исемле социаль челтәр кулланучы. Danya никнеймлы бер кыз видеоның авторын «чакырырга онытканнар», шуңа күрә дә ул әлеге видеоны халыкка тараткан дип уйлый.

Gainullina дигән социаль челтәрдә утыручы мондый күренешләр җәмгыятьнең деградациясе башлануны аңлата дип саный. «Тиздән әдәп-әхлакның чиге бөтенләй булмаячак, ахры», - дип килешкән аның белән Светлана исемле кыз. «Әлеге пар деменция белән авырыйдыр, хастаханәгә озатырга кирәк», – дигән фикерләр дә бар. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар