news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда полиция хезмәткәрләре Африкадан килгән блогерны татарча сөйләшергә өйрәткән

news_top

Бу көннәрдә социаль челтәрләрдә бер кызыклы видеоролик таралды. Казан урамнарының берсендә полиция хезмәткәрләре чит илдән килгән турист белән аралаша.

Брайт – инглиз телендә сөйләшүче блогер. Бүгенге көндә Санкт-Петербургта яши, инглиз теле укыта. Ул Африкада туып-үскән һәм инде күп еллар Россиядә яши.

Татарстан башкаласына сәяхәте вакытында турист хокук сакчылары белән татарча исәнләшә. Ул «исәнмесез» һәм «әйдә» сүзләрен генә белә икән. Полиция хезмәткәләре Брайтка «ничек хәлләр», «сау булыгыз» дигән сүзләрне дә өйрәтәләр, ә Брайт алар артыннан кабатлый.

Хокук сакчылары туристны яңа сүзләрне бик тиз отып алуы өчен мактаганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар