Казанның Мәскәү районында Шамил Усманов урамында котыру чире буенча карантин керткәннәр.
Берничә көн элек социаль челтәрләрдә шәһәрнең Мәскәү районында йорт этенең котырудан үлеме турында хәбәр таралган иде. Шаһитлар сүзләренчә, шушы хәлдән соң ветеринария хезмәте анда яшәүчеләрне йөреп чыккан, алар белән сөйләшеп, йорт хайваннарына прививка ясаганнар.
«Хайваннарда котыру авыруы ачыклану һәм аның таралу куркынычы белән бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән чикләү чаралары (карантин) билгеләнде, чир чыганагы булган Шамил Усманов урамындагы 6 нчы йорт яны территориясе куркыныч, имин булмаган пункт итеп билгеләнде», – дип хәбәр иткәннәр «Татар-информ» га Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә.
Карантин инфекция чыгу урыныннан 500 метр радиуста гамәлдә.