news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанның Киров районында кечкенә эте белән урамда йөргән малайга алабай ташланган

news_top

Узган ялларда Казанның Киров районында Баруди урамында алабай бер малайга ташланган. Бу хакта «Жизнь Татарстана» Телеграм-каналы яза.

Малай үзенең шпиц токымлы кечкенә эте белән урамда йөргәндә, шәхси йортлар арасыннан ак төстәге алабай килеп чыга һәм кечкенә эткә ташлана. Бала этен якларга тырыша, бары тик ярдәмгә килгән 2 егет кенә алабайны куркытып, куып җибәргән.

Җирле халык сүзләренчә, бу алабай – хуҗасыз һәм берничә мәртәбә һөҗүм иткән инде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар