Казанның Иске Татар бистәсе – туристлар өчен дә, шәһәр халкы өчен дә җәлеп итү урыны. 1 ел эчендә территориягә 1 миллионнан артык кеше килгән. Бистәдә бик күп фестивальләр һәм бәйрәмнәр үткәрелә. Шәһәр һәм Татарстан Республикасы көне алдыннан бистәдә бәйрәм программасы әзерләнгән. Бу хакта «Тарихи мохит» МБУ директоры Элина Табакчи сөйләгән. Казан мэриясе шул хакта хәбәр итә.
Шәһәр һәм Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү уңаеннан 30 августта бистә территориясендә берьюлы берничә фестиваль һәм милли мәдәният бәйрәмнәре узачак.
26-29 август көннәрендә ел саен «Печән базары» Татар мәдәнияте һәм дизайны фестивале була.
Быел фестивальнең темасы – милли бизәлеш һәм көнкүреш булган «Татар йорты». Тамашачылар һөнәрчелек остаханәләрендә, ярминкәдә була, музыка тыңлый алачак.
27 августта «Күптөрлелектә бердәмлек» фестивале уза, анда кунаклар гореф-гадәтләр белән музыкаль номерлар һәм һөнәрләр күргәзмәләре аша таныша ала.
29 августта бистәдә Мөхәммәд пәйгамбәрнең саллаллаһу галәйһи вә сәлләм туган көне – «Мәүлид ән-Нәби» бәйрәме була. Программада: музыкаль чыгышлар, хәләл базар һәм иҗади мастер-класслар.
Шәһәр көнендә, 30 августта, мода күрсәтүләр, тере музыка һәм халык күңел ачулары белән «Милли кием» фестивале уза. Мәрҗани урамы артистлар чыгышлары, иҗади әңгәмәләр һәм сувенирлар ярминкәләре өчен җәяүлеләр зонасы була.
Бәйрәм халык җыр-бию сәнгатен саклауга һәм милләтара татулыкны ныгытуга юнәлдерелгән «Казан сөлгесе» фестивалендә дәвам итәчәк.