Казанның Җиңү паркында Мәңгелек утка хәрби дан веноклары салдылар. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты, дип яза «Татар-информ».
Тантаналы чарага Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева килде. Шулай ук республика министрлыклары җитәкчеләре һәм төрле елларда хәрби конфликтларда катнашучылар да бар.
Шулай ук тыл хезмәтчәннәре һәйкәленә, һәлак булган солдатларның аналары һәм тол хатыннары монументына, Совет солдаты һәйкәленә, ә аннары махсус операция катнашучылары һәйкәленә дә чәчәкләр салачаклар. Тантана «Казан» су асты көймәсе рубкасы янында да узачак, анда гадәттәгечә су асты көймәләре диңгезчеләре җыела.