news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанның Идел буе районы буенча Тикшерү идарәсе бүлекчәсенең элекке башлыгы кулга алынган

news_top

Казанның Идел буе районы буенча Тикшерү комитеты тикшерү бүлегенең элеккеге башлыгы Эдуард Закировны тоткарлаганнар. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Элегрәк билгеле булганча, ул җирле эшмәкәрдән зур ришвәт алганда тотыла. Тикшерү вакытында Закировның 400 млн сумлык милеге булуы ачыкланган. Милек арасында: 3 йорт, 2 фатир, 3 машина кую урыны, «Porsche Cayman» һәм «Jeep Grand Cherokee» машиналары.

Аның хатыны һәм әнисенең Казанда 4 фатиры, берничә кыйммәтле автомобиль, шул исәптән «Porsche Cayenne Turbo», «BMW X7» һәм «Mercedes-Benz V-class» машиналары булуы ачыкланган.

Мартта Эдуард Закировны эштән читләштерделәр, тикшерү материалларын Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга тапшырдылар.

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 27 апрель 2025
    Исемсез
    Ну урлап та куйган, малай
  • 24 апрель 2025
    Исемсез
    Хезмэт хакын куп бирэлэр курэсен тикшеру комитетындагыларга😱😱😱
  • 23 апрель 2025
    Исемсез
    Эштән читләштерү андый кешегә бүләк кебек кенә. Урлаган байлыкларын калган гомерендә файдаланып бетерү өчен эшкә йөрү комачаулый гына. Әнә Кытайдагы кебек законнар кертергә кирәк. Андыйларның тамырын корыту өчен диюем.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар