news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанның дары заводында җимерекләр астыннан ир-ат мәетен тапканнар

news_top

Казанның дары заводында җимерекләр астыннан ир-ат мәетен чыгарганнар. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» яза.

Шулай ук, ведомствода янгыннан соң зыян күрүчеләрнең хәле турында сөйләгәннәр. Авыр җәрәхәтләр белән Республика клиник хастаханәсенә озатылган хатын-кызның хәле тотрыклыланган. Икенче зыян күрүче, ир-ат, 7нче Шәһәр клиник хастаханәсендә дәвалана. Аның хәле уртача дип бәяләнә.

Соңгы мәгълүматлар буенча, Казан дары заводында янгын чыкты. Татарстан Рәисе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ул техноген характерга ия, ә көчле тавыш басымны киметү системасы эшли башлау нәтиҗәсендә чыккан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар