news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанның Бауман урамында шаурмага чират торганда бер ир-атның аягын сындырганнар

news_top
Казанның Бауман урамында шаурмага чират торганда бер ир-атның аягын сындырганнар
"Татар-информ" архивы

7 майда иртә белән Казанның Бауман урамында бер ир-атны кыйнаганнар һәм аягын сындырганнар. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Иртән-иртүк шаурмага чират торганда җәнҗал чыга. Ике ир-ат башта тавышланыша башлый, аннары таныш булмаган бер ир-атка һөҗүм итәләр.

Имгәнгән ир-ат сүзләренчә, ул дебоширларга кисәтү ясаган булган, тынычлыкка чакырган. Шуннан соң ярсынган җәнҗалчылар кисәтү ясаган кешегә ташланган. Алар бу ир-атны бик каты кыйнаган, хәтта аягын сындырганнар. Аннары качып киткәннәр.

Имгәнгән ир-атны хастаханәгә илткәннәр. Җинаятьчеләрне эзлиләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар