news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанның Аракчино бистәсендә, тюбингта шуганда, 20 яшьлек кыз һәлак булган

news_top
Казанның Аракчино бистәсендә, тюбингта шуганда, 20 яшьлек кыз һәлак булган
Фото: "Татар-информ" архивы

Казанның Яңа Аракчино бистәсендә студент кыз тюбингта шуганда коймага бәрелеп үлгән, дип яза «Казань на Максималках» Телеграм-каналы.

Фаҗига узган төндә Завокзальная урамында була: кыз, «ватрушкага» утырып таудан шуганда, коймага килеп бәрелә. Шаһитлар «ашыгыч ярдәм» чакыра, башы яраланган 20 яшьлек кызны ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып китәләр, тик ярты сәгатьтән ул үлә.

Кыз Идел буе спорт академиясендә укыган.

Уфада декабрьдә шундый хәл булган иде – тюбингта шуганда 17 яшьлек кыз һәлак булды.

Матбугат чаралары мәгълүматлары буенча, 17 һәм 20 яшьлек ике кыз тюбингны танышларының автомобиленә эләктереп шуган. Хәрәкәт вакытында тюбинг каршы як полосага чыга һәм башка машинага бәрелә, бу машина рулендә прокуратура хезмәткәре була.

17 яшьлек кыз урында ук үлә, ә аның 20 яшьлек дус кызын авыр хәлдә реанимациягә алып киткәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар