news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанның «Ак Барс» хоккей командасының элеккеге уенчысы 34 яшендә вафат булган

news_top

Казанның «Ак Барс» хоккей командасының элеккеге уенчысы Федор Малыхин 34 яшендә вафат булган.

Спортчының мәетен аның фатирында тапканнар. Бу хакта массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итә, дип яза «Tatarstan News» телеграм-каналы.

Малыхин карьерасын Екатеринбургның «Автомобилист» фарм-клубында башлый, аннары төп команда өчен чыгыш ясый һәм аның капитаны була. Шулай ук Чиләбенең «Трактор», Мәскәүнең «Спартак», Мәскәү өлкәсенең «Витязь» һәм Омскиның «Авангард» командалары өчен чыгыш ясый. 2014 елда КХЛның барлык йолдызлары матчында катнаша.

Казанның «Ак Барс» клубы составында Малыхин Гагарин кубогына ия булды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар