Казанның М.Н. Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр хастаханәсе табиблары бөер күчереп утырту операцияләре ясый башлады. Донор органы инде 3 кешегә күчереп утыртылган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.
«Элек безнең хастаханәдә трансплантация кебек юнәлеш бөтенләй юк иде. Башта йөрәк операцияләре ясарга өйрәндек, хәзер менә ел азагында бөер күчереп утырту буенча 3 операция үткәрдек. Мондый операцияләрне шундук күпләп ясый башлау мөмкин түгел: эш барышында төрле кыенлыклар килеп чыга, аларны хәл итәргә, эшне җайларга кирәк», – дип аңлатты органнар донорлыгын координацияләү хирургия бүлеге мөдире Илдар Мусин.
Казан табибларына академик В.И. Шумаков исемендәге Трансплантология һәм ясалма органнар медицина тикшеренү үзәге белгечләре ярдәм иткән. Алар операцияләрдә катнашкан һәм пациентларны хастаханәдән чыгарганчы күзәткән.