Казанның 2нче балалар шәһәр поликлиникасында намаз бүлмәсе ачылды. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин гыйбадәт кылу урынын оештыручыларга – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына, дәваханә җитәкчелегенә һәм РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенә рәхмәт белдерде, шулай ук Татарстан Республикасында «Halal lifestyle» концепциясе турында да искәртте.
Ул ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән гамәлгә ашырыла һәм дин тотучылар өчен уңайлы мохит һәм инфраструктура булдырырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, Камил хәзрәт ассызыклаганча, гыйбадәт бүлмәсен булдыруда катнашкан һәркем өчен әҗер-савап килү шул бүлмәдән файдаланучылар һәм намаз укучылар булганчы дәвам итәчәк.
Намаз бүлмәсе өченче катта урнашкан, 6-7 кешегә исәпләнгән, аның гомуми мәйданы 15 кв.м., диелә хәбәрдә.