Кичә Казанның Ирек мәйданында Яңа ел бизәкләрен кора башладылар. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.
Биредә барысы 12 балкып торучы капка куелачак. Мәйданны яктырту өчен 25,8 меңнән артык ут кулланыла, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Шулай ук быел Бауман урамында һәм «Черек күл» паркында Festi студиясенең утлы бизәкләрен яңартачаклар. Ә Кремль урамында – Чернышевский урамыннан алып Беренче Май мәйданына кадәрге өлештә 11 яктыртылган корылма урнаштырыла.
Бауман урамында утлар белән бизәлгән 39 капка булачак. Аларның һәрберсен 1–1,2 мең ут бизәячәк. Урамда барысы 42 меңнән артык Яңа ел уты балкыячак, шуның 10 меңнән артыгы үзәк утлы корылмага урнаштырылачак.
«Черек күл» паркында исә шугалакның ике ягына 16 меңнән артык уттан торган ике озын тасма һәм 2 меңәр утлы дүрт өстәмә композиция каралган.
Моңа кадәр Казанда шәһәрнең төп чыршысын кора башлаулары турында хәбәр ителгән иде. Төрле төсләргә кереп балкып торучы, гөмбәзле 35 метрлы чыршы «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта урнашачак. Барлык эшләрне 20 декабрьгә төгәлләргә җыеналар.
Чыршыны 76,5 мең гирлянда тасмасы, 155 яктыртылган шар һәм төрле зурлыктагы 504 йолдыз бизәячәк. Аның каркасына махсус пластиктан эшләнгән 6,1 меңнән артык ылыс ботагы беркетеләчәк.