Казанның Ямашев проспектында булган юл һәлакәтеннән соң 12 кеше хастаханәгә озатылган
Зыян күрүчеләрне Казанның №7 хастаханәсенә алып киләләр.
Ямашев һәм Ибраһимов проспектлары киселешендә, автобус катнашында килеп чыккан авариядән соң 12 кеше хастаханәгә эләккән, дип хәбәр итте "Татар-информ" агентлыгына Казанның "7 хастаханәсенең матбугат сәркәтибе.
Матбугат сәркәтибе хәбәр иткәнчә, пассажир автобусы катнашында килеп чыккан авариядә зыян күрүчеләрнең саны әлегә төгәл билгеле түгел. Зыян күрүчеләре һаман да хастаханәгә алып киләләр.
Алдарак "Татар-информ" хәбәр иткәнчә, "Оргсинтез" бассейны янында пассажир автобусы баганга бәрелә.