Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанның Универсиада проспектында шәхси йорт янган: үлүче бар

Янгын урынында кеше мәете табылган. Бу хакта Эфир24 сайты хәбәр итә.

news_top_970_100
Казанның Универсиада проспектында шәхси йорт янган: үлүче бар
Санаулы минутлар эчендә берничә янгын сүндерү машинасы килә Ләкин бу вакытка инде ялкын бөтен йортны һәм агачларны камап алган була. Янгын сүндеүрүчеләр, ут бер агачның яфракларыннан һәм кәүсәсеннән икенчеләренә күчмәсен дип хафага кала.

Җирле халык сүзләренчә, бу йортта күптәннән беркемдә тормаган, ул төп яшәү җире булмаганнар өчен сыену урыны булган. Шаһитләр арасында, бер кеше, янган йортта үзенең дусты калган, дип әйткән:

  - Соңгы тапкыр аны бүген күрдем. Исерек иде, аның белән бергә эчтек. Янгын тәмәке тартудан чыккан булырга тиеш", - диде ул. 

Фаҗига урынына килгән полиция хезмәткәрләре, йорт янында булган бер исерек ир - атны кулга алалар.

"Мин монда очраклы гына килеп эләктем, янгын сүндерүчеләргә ялкынны сүндерүдә ярдәм иттем. Чөнки ут бөтен җиргә таралган иде", - дип сөйләде ул.

Бу ир - атның йортта янгын чыгуда гаепле булу-булмавын полиция хезмәткәрләре ачыклаячак. 




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100