news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанның Совет районындагы бер урамда машиналар туктау тулысынча тыела

Чикләүләрне якын-тирә йортларда яшәүчеләр сораган.

news_top
Казанның Совет районындагы бер урамда машиналар туктау тулысынча тыела

Якын арада Казанның Совет районындагы Чишмәле урамында транспорт чаралары туктау һәм туктап тору тыела торган юл билгеләре урнаштыру планлаштырыла. Бу турыда Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Юлның төрле полосаларында чикләүләр төрлечә була. Юлиус Фучик урамы ягыннан хәрәкәт иткәндә, Җиңү проспекты ягына таба машиналарның туктавы һәм туктап торуы тәүлек буе тыела. Капма-каршы яктан, Җиңү проспектыннан Фучик урамына таба хәрәкәт иткәндә, чикләү көндезге сәгатьләрдә генә гамәлдә булачак — 8.00–18.00.

Әлеге чара юл хәрәкәте иминлеген һәм Чишмәле урамының машиналар йөри торган өлешен сыйфатлы карап тотуны тәэмин итүгә юнәлдерелгән, дип аңлатканнар шәһәрнең Транспорт комитетында. 

Чикләүләр якын-тирә йортларда яшәүчеләрнең күпсанлы сораулары буенча кертелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар