Казанның «Рубин» клубында, ковид белән авыручылар артканга, матч булмый
Клубның бөтен составына прививка ясаган булганнар.
«Рубин» һәм «Сочи» футбол командалары арасындагы контроль матч булмый. Ул Төркиянең Белек шәһәрендә узарга тиеш иде. Тик Казан клубы уенчыларының күбесе коронавирус белән авырый. Бу турыда Sports.ru хәбәр итте.
Командада 14 сәламәт уенчы гына калган. «Рубин»ның бөтен составына прививка ясалган иде, диелә хәбәрдә.
«Сочи», «Динамо», «Арсенал» һәм «Уфа» командаларында да шундый ук хәл. Алар да коронавирус белән авыручылар бар. Тула «Арсенал»ы чемпионатның рестартын күчерүне сорап хат язган, дип хәбәр итте «Татар-информ».