Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанның матурлыгын карарга түбәгә менгән яшүсмер егет 24нче каттан егылып төшкән, әнисе шашынып елый

Яшүсмер егет сөйгән кызы белән иртәнге Казанны биеклектән карарга дип шәһәр читендәге бистәдән килгән булган.

news_top_970_100
Казанның матурлыгын карарга түбәгә менгән яшүсмер егет 24нче каттан егылып төшкән, әнисе шашынып елый
24 сентябрь иртәсендә Казанның Юго-Западная урамындагы йортның 24 нче каттагы балконыннан яшүсмер егет егылып төшкән. Бу турыда "Татарстан24" телеканалы хәбәр итте.

Яшүсмер егет сөйгән кызы белән шәһәр хозурлыгын карарга дип Левченко бистәсеннән килгәннәр. Бер мизгелдә яшүсмер подъезд балконының парапетына менгән. Сөйгән кызы бары тик егылып төшкән тавышны гына ишетеп калган. Егет аска егылып төшеп киткән һәм һәлак булган.

Фаҗига урынына егетнең әнисе килгән. Телеканал кадрларында хәсрәткә баткан ананың күз яшьләрен тыя алмый шашынып елаганы күренә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100