Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанның интим-хезмәтләр базарында ниләр бар?

Фахишәләргә салым түләтмиләр. Иң борынгы һөнәр вәкилләре укытучыларга яки табаибларга караганда күбрәк акча эшли дигән миф та яши. «События» порталы Казанда фахишә хезмәтенең күпме торуын, секс-индустриягә эшкә урнашу кыенмы-түгелме икәнлеген һәм ни өчен фахишәләрдән клиентлар өзелеп тормавын ачыкларга тырышты.

news_top_970_100
Казанның интим-хезмәтләр базарында ниләр бар?

Юл буендагы кызлардан алып интернеттагы интимга кадәр

Иң беренче эш итеп М-7 трассасында, юл буенда интим хезмәте тәкъдим итүче кызларның «хәлен» белеп кайтырга булдык.

Урынга килеп җиткәч, мондый күренешкә тап булдык: көн салкынча булуга да карамастан, юл буенда кыска итәк кигән кызлар басып тора, янәшәдә генә тәрәзәләре каралтылган ике машина, салонда кемдер утыра. Сакчылар, дип фаразлыйбыз. Биредә бәяләр, хезмәтнең төренә карап, 700-1100 сум тәшкил итә. Безнең күз алдында кызлар янына берничә машина килеп туктады. Димәк, әлеге урын шактый популяр.



Казанда секс-индустрия – гаять күп күңел ачу төрләрен үз эченә алган өлкә ул. Биредә җаның ни тели, шуны сайлап алырга мөмкин.

Бәяләр, дөрестән дә, төрле. Әйтик, бер сайтта «чибәр һәм күркәм Вероника чиста һәм иркен фатирга чакыра», сәгате - нибары мең сум.

Шул ук сайтта «чибәр һәм күркәм кыз» үзен 10 мең (сәгате) сумга бәяли. Әлеге кызлар кай ягы белән аерыладыр – анысы аңлашылмый. Хезмәтләре дә шул ук кебек, ә аерма – ун тапкыр. Мондый кызлар белән бер төн үткәрү 15 һәм 45 мең сум тәшкил итә.

Фахишәлек белән шөгыльләнү җинаять саналмый, Административ кодекс аны җәмгыятькә каршы килә торган гамәл буларак аңлата. Фахишәлек белән шөгыльләнүне оештырган өчен рәшәткә артына да озатырга мөмкиннәр. Ел башыннан бирле Казанда коммерция нигезендә интим хезмәт күрсәткән өчен 411 кыз штрафка тартылган, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсеннән.

Бүген техник алгарыш фахишәләрнең тормышын җиңеләйтте. Хәзер клиентларны юл буена чыкмыйча – интернетта да табарга мөмкин. Кешеләр биредә үз-үзләре белән ачыктан-ачык сәүдә итә. Бәяләрне һәркем үзе билгели. Хәтта моны бушка эшләүчеләр дә бар.

Интернетта кызларның нинди хезмәтләр күрсәтүен һәм моңа күпме акча сорауларын белү өчен, ВКонтакте социаль челтәрендә ир-ат аккаунты булдырдым. Кызларның берсе, аның игъланы буенча үзенә язгач, миңа бик күп әйбер (ачыктан-ачык төшкән фотолар һәм видео, аның белән интим-әңгәмә кору яки скайп аша аралашу мөмкинлеге) тәкъдим итте.

«Төнге күбәләк»кә ничек әвереләләр?

Мин бу өлкәне тагын да тирәнрәк аңлау өчен Казанда секс-индустриягә эшкә урнашырга тырышып карадым. Беренче эш итеп ВКонтакте челтәрендә «сыгылмалы графиклы» һәм «уңайлы шартлар тудырылган», югары хезмәт хакы вәгъдә ителгән игълан таптым. Күрсәтелгән телефон буенча шалтыраткач, Катя исемле кыз моның фатирдагы эш булуын, сәгатенә 2 мең сум (бер меңен кулга бирәләр) акча түләүләрен, төп прейскурантка кермәгән өстәмә хезмәтләрнең барысы да минеке булуын, бер төннең 12 мең сум торуын әйтте. Клиентларга интим-хезмәтләрне контрацептивлар кулланып күрсәтергә кирәклеген дә яшереп тормады. Контрацептивлар куланмаска да мөмкин, тик монысы – һәркемнең үз эше.

- Бездә контрацептивлар таратып йөрүче бер кыз бар, ул ВИЧка тестлар да үткәрә. Менә ул сине тикшерергә риза булачак, - дип ышандырды мине Катя.

Чынлыкта бу «кыз» - Энҗе Шаһиева, «Профилактика һәм инициатива» оешмасының социаль хезмәткәре булып чыкты. Ул инде тугыз ел дәвамында секс-хезмәткәрләргә ярдәм күрсәтә. Атнасына ике тапкыр притоннарга һәм трассага бара, ВИЧ-инфекциягә тест үткәрә, фахишәләргә презервативлар тарата, документларны тәртипкә китерергә ярдәм итә, мәгълүмати материаллар, шприцлар (һ.б.) тарата. Узган елда Энҗе секс-хезмәткәрләр белән 1089 тапкыр элемтәгә кергән һәм 94 572 презерватив өләшкән.

- Секс-хезмәткәрләр дә кемнәрнеңдер кызлары, әниләре бит. Иң мөһиме шунда – көчләүне аклап булмый. Ул төрле була. Кызлар төрле яктан – клиентлар, сутенерлар, полицейскийлар тарафыннан көчләүгә дучар ителә, - дип раслый Энҗе Шаһиева.

Казанда секс-индустрия хезмәткәрләренең сәламәтлеген Республика СПИДка һәм йогышлы авыруларга каршы көрәш һәм аларны кисәтү үзәге белгечләре күзәтә.

СПИД-үзәге вәкилләре иҗтимагый оешмалар белән берлектә фахишәләр эшләгән җирләрне ачыклый һәм шул урыннарга бара. Анда аларга ВИЧка тест үтәргә, өч айга бер тапкыр табибка күренергә тәкъдим итәләр. Болар барысы да бушлай башкарыла.



Фотода Энҗе Шаһиева - "Профилактика һәм инициатива" оешмасы социаль хезмәткәре

- Ел саен 50гә якын рейд уздырыла, трассалар һәм притоннарда гына да 500дән артык кеше тикшерелә, ягъни эш нәкъ менә коммерция нигезендә хезмәт күрсәтүче фахишәләр арасында алып барыла. 2017 елның 11 аенда без «Яңа гасыр» хәйрия оешмасы белән берлектә М7 трассасына 26 тапкыр барып, 462 кешене тикшердек. Алар арасында ВИЧ-инфекция йоктырган өч кеше ачыкланды, - диде СПИД-үзәге баш табибы урынбасары Гөлнара Чернобровкина.



Фотода Энҗе Шаһиева - "Профилактика һәм инициатива" оешмасы социаль хезмәткәре

Үземнең тикшеренүләрне дәвам итү максатыннан Казандагы эскорт-агентлыкларның берсенә анкета җибәрдем. Анда элиталы фахишәләр эшли икән.

- Бер төн 30 мең сум тора, шуның 20 меңе кызга бирелә. Биредә сайлау шартлары катгый: фигураң матур, төс-кыяфәтең күркәм, һөнәри портфолио булырга тиеш, - дигән инструкция бирде миңа администратор.

Портфолиога фото һәм портрет керә икән. 3-4 фото булса тагын да яхшы, диде ул.

Эротик массаж ясый торган салоннарда массаж белән генә чикләнеп калмыйлар дигән фикер яши. Әмма бер салонның администраторы моның киресен раслады.

- Эротик массаж салоннарында эротик хезмәтләр тәкъдим итмиләр. Бу – тыела. Клиент массаж ясаучы кызның куллары ярдәмендә генә ләззәт ала, - диде ул.

Онлайн фахишәләр

Еш кына интернетта студияләргә веб-модельләр җыюлары турында игъланнар пәйда була. Бу – чит ил видеочатларында эшләү. Европалылар белән веб-камера аша гыйшык-мыйшык уйныйсың һәм 6 сәгать эчендә 2 мең сум акча эшлисең.

- Камера каршында сексауаль күренергә кирәк. Нәрсә эшләргә ярый, нәрсә ярамавын модель үзе хәл итә, авырлык һәм буй ягыннан чикләүләр юк, - дип аңлатты миңа шундый студияләрнең берсендә администратор булып эшләүче Анна.

Мин бу «хезмәт»нең шартлары белән кызыксындым.

- Безнең шәһәрдә өч студия бар, эш урыны белән тәэмин итәбез, сменалы эш графигы - алтышар сәгать, көн һәм сменаны үзегез сайлыйсыз, - дип хәбәр итте Анна.

- Бу — веб-камера аша сексмы, - дип кызыксынам.

- Юк. Җиңелчә эротика катнашында гыйшык-мыйшык уены, бары тик камера каршында сексуаль күренергә генә кирәк. Әйтик, эчке киемнән. Әгәр якыннанрак танышырга телисез икән, әңгәмәгә килә аласыз. Төс-кыяфәткә артык бәйләнмиләр, - дип өстәде Анна.

Бу ни дәрәҗәдә куркыныч?

Ир-атлар ни өчен түләүле интим хезмәт күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итә соң? Сексологлар моны түбәндәгечә аңлата.

- Кызганыч ки, кайбер гаиләләрдә ир белән хатын гармонияле мөнәсәбәтләргә ирешми, гүзәл затлар сексны ир-атны алдау коралы буларак куллана башлый. Бу – читтә башка хатыннар эзләү һәм фахишәләргә мөрәҗәгать итүнең бер сәбәбе булып тора, - дип саный сексолог Любовь Мумладзе.

Сексологлар фикеренчә, әгәр хатын-кыз бай иргә кияүгә чыга һәм аңа бары тик акча гына кирәк икән, бу – рәсми булмаган фахишәлекнең бер формасы. Бу очракта секс үзенә күрә бер вак акчага әверелә: миңа теге яки бу әйберне алсаң гына мәхәббәт белән шөгыльләнәм.

Минем тарафтан үткәрелгән тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Казан фахишәләре хәерче яшәми. «Эшләре» уңай барган очракта аларның хезмәт хакы аена 150 меңгә җитәргә мөмкин.

Әгәр әхлакый принципларга күз йомсак, барысы да бик гади кебек – ир-атлар гаиләдә тапмаган бәхетне читтән эзли, кызлар исә үз тәннәре белән сату итә.

Әлбәттә, ятакны кайда һәм кем белән бүлешергә икәнлеген һәркем үзе хәл итә. Шулай да моның сәламәтлеккә һәм гаиләдәге мөнәсәбәтләргә тискәре йогынты ясау ихтималын, шулай ук секс-индустриянең еш кына криминал белән бәйле икәнлеген онытын җибәрергә ярамый.



Фахишәләр үзләре дә көчләү корбанына әверелә – клиентлар һәм сутенерлардан зыян күрә. Мисал өчен, узган елның маенда Зәйдә балыкчылар сусаклагычта бер кызның үле гәүдәсен табып ала.

Полицейскийлар һәм тикшерүчеләр ачыклаганча, кыз фахишә булып эшли, көннәрдән бер көнне сутенерлар белән бәхәскә керә. Башта аны кыйныйлар, тәнен пычак белән кисәләп бетерәләр һәм трасса янында ташлап калдыралар. Берничә көн узгач яңадан әйләнеп киләләр, мәетне поиэтиленга төреп, суга ташлыйлар. Җинаятьчеләр кулга алынган, тикшерү эше бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100