Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанның иң яхшы 8 көллияте һәм техникумы: 2017 елгы кабул итү кампаниясенең үзенчәлекләре

Быелгы кабул итү кампаниясе 15 августта төгәлләнде. Кайбер көллиятләрдә түләүле бүлекләргә документларны көзгә кадәр бирергә мөмкин. Иң зур ихтыяҗ кайсы белгечлекләргә?

news_top_970_100
Казанның иң яхшы 8 көллияте һәм техникумы: 2017 елгы кабул итү кампаниясенең үзенчәлекләре

Казан радиомеханика көллияте (Казан, Красный пожарник тыкрыгы, 1а)

Бюджет урыннары саны, узган елдагы кебек үк - 120. Барлыгы 194 гариза тапшырылган инде, конкурс бер урынга 1,5 кеше тәшкил итә. «Электрон приборлар һәм җайланмалар» (25 урын, 50дән артык гариза тапшырылган), «Машина төзелеше технологиясе» (25 урын, 45 гариза) белгечлекләре аеруча популяр. Үткән елларда «Социаль-мәдәни эшчәнлек», «Техник җайга салу һәм сыйфат белән идарә итү» белгечлекләрен үзләштерергә теләүчеләр күп булган. Быел алар бюджеттан тыш нигезгә күчерелгәнлектән, гаризалар саны берникадәр кимегән.

«Коммерция бүлегендә уку бәясе елына 30-40 мең сум тәшкил итәчәк. «Радиоаппаратура төзелеше», «Электрон приборлар һәм җайланмалар» кебек белгечлекләргә ихтыяҗ зур. Бюджет бүлегенә керү өчен баллары җитмәгән егетләр һәм кызлар коммерция бүлегенә рәхим итә ала. Бу – күпләрне канәгатьләндерә, чөнки Казанның башка урта махсус уку йортларына караганда бездә уку бәясе артык зур түгел. «Машина төзелеше технологиясе» белгечлеге буенча ул елына 27 мең сум тәшкил итә», - ди кабул итү комиссиясе хезмәткәре Гүзәл Закирова.

Көллиятнең тулай торагы юк, әмма ул күчемсез милек агентлыгы белән хезмәттәшлек иткәнлектән, студентларга файдалы шартларда фатир арендаларга ярдәм итә ала. Көллият А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты, Казан илкүләм тикшеренү технология университетының (КХТИ) Югары идарә мәктәбе белән төзелгән килешүләр нигезендә өзлексез һөнәри белем бирү концепциясен гамәлгә ашыру буенча Казанның иң зур вузлары белән уртак эшчәнлек алып бара. Бүген заводларда радиоэлектрон аппаратура һәм приборларны монтажлаучылар, токарьларга ихтыяҗ зур.

«Эшче белгечлекләренә абитуриентларны август ахырына кадәр кабул итәчәкбез. Төркемнәр тулыр, дип уйлыйм. Урта һөнәри белем бирү төркемнәрендә көндезге бүлектә укучы студентлар аена – 540, ә башлангыч һөнәри белем бирү төркемендә укучылар 300 сумнан артык стипендия ала. Булачак эшче профессия вәкилләре бушлай кайнар аш белән тәэмин ителә», - дип ассызыклады Гүзәл Закирова.



Көллият «Электрон приборлар һәм җайланмалар» юнәлеше буенча WorldSkills хәрәкәтендә катнаша. Студентлар Россия һәм Идел буенда эшче һөнәрләре буенча чемпионатларда призлы урыннар яулый. Егетләр һәм кызлар эшче белгечлекләрен өч ел дәвамында үзләштерә.

Казан медицина көллияте (Казан, Мәүлетов урамы, 34)

Быел бюджет бүлегенә – 560, коммерция бүлегенә 500гә якын абитуриент кабул ителәчәк. Кабул итү комиссиясенә 1600 кешедән 2026 гариза килгән инде. Өстәмә имтиханнар таләп ителә торган белгечлекләр буенча бюджет бүлегенә документлар - 10 августка, ә калган белгечлекләр буенча 15 августка кадәр кабул ителде. Эчке имтиханнар «Шәфкать туташы эше», «Акушерлык», «Дәвалау эше» һәм «Ортопедик стоматология» белгечлекләре буенча үткәрелә.

Ихтыяҗ иң зур булган юнәлешләр - шәфкать туташы эше һәм стоматология. Казан медицина көллиятенә гариза тапшыручылар арасында Россиянең төрле шәһәрләреннән, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән дә (мисал өчен, Иран, Мисыр, Сүрия) вәкилләр бар.

«Соңгы 10-15 елда «Стоматология» белгечлегенә абитуриентлар бары тик коммерция нигезендә генә кабул ителә. Егетләр һәм кызлар документларын бюджет бүлегенә дә, коммерция бүлегенә дә тапшыра ала. «Шәфкать туташы эше» белгечлеге буенча уку елына – 53 мең, «Стоматология» белгечлеге буенча якынча 56 мең сум тәшкил итә», - диде кабул итү комиссиясе сәркатибе Елена Таланова.

Медицина көллияте бары тик IX сыйныф базасында укырга керүче башка шәһәрләрдән килгән беренче курс студентларын гына тулай торак белән тәэмин итә. Бюджет бүлегендә белем алучыларга стипендия түләнә. Киләсе елда бер яңа белгечлек һәм санитар-профилактика бүлеге ачу күздә тотыла. Көллияттә уку вакыты - 3-4 ел. Студентлар WorldSkills чемпионатларында актив катнаша, «Лаборатор диагностика» һәм «Шәфкать туташы эше» компетенцияләре буенча әйдәп бара. Хәзерге вакытта егетләр һәм кызлар Әбу-Дабида үтәчәк дөнья чемпионатына әзерләнә.

Казан коммуналь хуҗалык һәм төзелеш көллияте (Казан, Энергетиклар урамы, 10)

Быел бюджет бүлегенә 300 абитуриент (узган елда – 290) кабул ителәчәк. 750гә якын гариза тапшырылган инде, бер урынга ике кеше дәгъва кыла. Ихтыяҗ иң зур булган белгечлекләр - – «Биналар һәм корылмалар төзү, аларны эксплуатацияләү», «Күпфатирлы йорт белән идарә итү һәм эксплуатацияләү», «Монтаж», «Социаль эшчәнлек» һәм «Архитектура». 25 бюджет урынына 47 гариза тапшырылган.

«Бюджет бүлегенә кабул ителүчеләрнең исемнәре 15 августта билгеле булачак. Коммерция бүлегенә документларны октябрь ахырына кадәр кабул итәбез. Төп һәм Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыра алмаучылар бар. Алар сентябрь аенда килеп, урыннар булган очракта коммерция бүлегенә керә ала», - дип ассызыклады директорның уку-укыту процесслары буенча урынбасары Надежда Тимергалиева.

Башка шәһәрләрдән килүчләр тулай торак белән тәэмин ителә. Академик стипендиянең күләме аена 575 сум тәшкил итә. Моннан тыш, укудагы уңышлары өчен студентка исемле директор стипендиясе түләнә. Аның күләме аена 2 мең сумнан артып китә. Хәзерге вакытта әлеге стипендияне ике студент ала. Көллияттә уку бәясе елына 42-53 мең сум тәшкил итә.

Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы (Казан, Галиев урамы, 3а)

Техникум, аттестатлар рейтингы нигезендә, 9 белгечлек буенча 11 бюджет төркеме туплаячак. Анда абитуриентларны «Мәгълүмати технологияләр» һәм «Элемтә» юнәлешләре буенча җыялар. Бүгенге көндә көндезге бүлектә 250 бюджет урынына һәм читтән торып уку бүлегендә 30 урынга 1028дән артык гариза тапшырылган.

«Конкурс шактый зур. Хәзерге вакытта барлык белгечлекләр буенча да диярлек керү баллы – 4тән югарырак, ә программистлар өчен – 4,6. Без мәгълүмати технология белгечләре: программистлар, мәгълүматлар базасы администраторлары, мәгълүмати системалар буенча белгечләр әзерлибез. «Мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итү нигезләре», «Компьютер системалары һәм челтәрләре» белгечлекләре бик тә популяр. Соңгы белгечлеккә без IX сыйныфлар буенча да, XI сыйныфлар базасында да абитуриентлар кабул итәбез», - диде кабул итү комиссиясе рәисе урынбасары Валентина Карпова.



Документлар 15 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Быел техникумда ике яңа белгечлек барлыкка килгән. Алар - мәгълүматлар базасы администраторы һәм мәгълүмати системалар буенча белгеч. Коммерция бүлегендә уку елына 43-49 мең сум тәшкил итә. Башка шәһәрләрдән килүчеләр тулай торак белән тәэмин ителә. Бюджет бүлегендә белем алучыларга аена 500 сумнан артык стипендия, уку алдынгыларына өстәмә акча түләнә.

«Техникумның үзенчәлеге шунда ки, безнең студентлар эш бирүчедән исемле стипендияләр ала. Быел биш студентка «Таттелеком» компаниясеннән ай саен 5 мең сум күләмендә акча түләнде. Мондый предприятиеләр барлыгы - 8, алар уку алдынгыларын ай саен 3-5 мең сум стипендия белән куандыра. Күп кенә компанияләр безнең техникумнан яшь кадрлар җыя. Мисал өчен, егетләр һәм кызларыбыз инде дүртенче курстан ICL компаниясендә эшли, шулай ук «Казгорсеть» һ.б. оешмаларга эшкә урнаша», - ди Валентина Карпова.

Техникум төбәкара компетенцияләр үзәге санала. Уку йорты – 1919 елда Казанда җиде компетенция буенча үтәчәк WorldSkills чемпионатында катнашу өчен ил җыелма командасын әзерли торган Россиядәге җиде үзәкнең берсе. Компетенцияләр үзәге 2016 елда оештырылды, шуннан соң уку йортының матди-техник базасы сизелерлек ныгыды. Яшьләрнең техникумга карата кызыксынуы да артты.

«1 августка узган елга караганда 200гә күбрәк гариза тапшырылган. Техникум студентлары арасында Россия төбәкләре, якын чит ил илләрдән килгән вәкилләр, шулай ук Чехиядән бер абитуриент бар. Уку елы дәвамында без мәктәп укучылары өчен даими рәвештә ачык ишекләр көне үткәрәбез, шунлыктан балалар безне белә һәм биредә укырга тели», - дип өстәде Валентина Карпова.

Казан педагогика көллияте (Казан, Даурия урамы, 30)

Уку йортына барлыгы 1000 гариза тапшырылган, бер урынга 5,5 кеше дәгъва кыла. Бюджет бүлегенә дүрт белгечлеккә 175 кеше кабул ителәчәк. Бу – мәктәпкәчә белем бирү, башлангыч сыйныфлар укытучысы, адаптив физик культура һәм гамәли информатика. «Адаптив физик культура» белгечлеге аеруча популяр, биредә бер урынга 7,7 кеше дәгъва кыла.

«Коммерция бүлегенә абитуриентлар «Башлангыч сыйныфлар укытучысы», «Мәктәпкәчә белем бирү» һәм «Адаптив физик культура» белгечлекләре буенча кабул ителә. Уку бәясе елына 56 мең сум тәшкил итә. Башка шәһәрләрдән килгән егетләр һәм кызлар тулай торак белән тәэмин ителә, күндезге бүлектә укучыларга стипендия түләнә. Безнең абитуриентлар арасында Төрекмәнстан, Казахстан вәкилләре дә бар», - дип ассызыклады кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Фәнүзә Сәлахова.

Техникум «Мәктәпкәчә белем бирү» һәм «Башлангыч сыйныфлар укытучысы» юнәлешләре буенча WorldSkills хәрәкәтендә катнаша. Быел студентлар Краснодар краенда узган Бөтенроссия конкурсында – өч, ә узган елда бер алтын медаль яулады.

Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе филиалы – Казан банк мәктәбе (Казан, Н.Ершов урамы, 63)

Элеккеге Казан банк көллияте быел Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе филиалы дип үзгәртелде. Филиал «Банк эше» белгечлеге буенча һәм бары тик коммерция нигезендә генә абитуриентлар кабул итә. Бүгенге көндә 50гә якын гариза тапшырылган инде.

«Быел конкурс зур түгел. Башка шәһәрләрдән килүчеләр тулай торак белән тәэмин ителә. Безнең абитуриентлар арасында Казахстан һәм Әзербайҗан вәкилләре дә бар. Студентлар кабул иткәндә математика, рус теле, информатика һәм ИКТ, җәмгыять белеме буенча уртача баллны исәпләп чыгарабыз. Көндезге бүлектә уку елына – 50 мең, читтән торып уку бүлегендә 30 мең сумга төшә», - ди кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Лиля Миронова.

Төп гомуми белем бирү базасында уку вакыты (IX сыйныфлар) – 2 ел да 10 ай, урта гомуми белем бирү базасында (XI сыйныфлар) 1 ел да 10 ай тәшкил итә. Кабул итү бүлегенә документлар 25 августка кадәр кабул ителә.

Казан сәүдә-икътисад техникумы (Казан, Горсоветская урамы, 2)

120 бюджет урынына барлыгы 454 гариза тапшырылган, бер урынга 3 кеше дәгъва кыла. Иң популяр белгечлекләр: «Товар белеме», «Коммерция», «Җәмәгать туклануы технологы», «Җәмәгать туклануын оештыру», «Икътисадчы-хисапчы».

«Абитуриентлар туплаганда аттестаттагы өч фәннең (рус теле, математика һәм җәмгыять белеме) билгеләренә карыйбыз. Әгәр абитуриент документларын «Технолог» белгечлегенә тапшырса, ул чагында җәмгыять белеме урынына химияне ни дәрәҗәдә үзләштерүенә игътибар итәбез. «Җәмәгать туклануын оештыру» белгечлеген үзләштерергә теләүчеләрнең әдәбияттан билгесе яхшы булырга тиеш. Техникумда уку бәясе елына уртача 50 мең сумга төшә», - дип хәбәр итте директор урынбасары, кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илнур Батталов.

Коммерция бүлегендә конкурс юк, техникумга килеп гариза язсаң, шул җитә. Техникумның үз тулай торагы бар. Абитуриентларның 50 процентын башка шәһәрләрдән килүчеләр һәм БДБ илләре вәкилләре тәшкил итә.



«Техникум «Ресторан сервисы» юнәлеше буенча махсуслаштырылган компетенцияләр үзәге санала. Ике студентыбыз – әлеге компетенция буенча Россия җыелма командасы әгъзасы», - дип сүзен йомгаклады директор урынбасары.

П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллияте (Казан, Копылов урамы, 26)

485 бюджет урынына 900гә якын гариза тапшырылган. Иң популяр белгечлекләр – машина төзелеше технологиясе һәм компьютер юнәлешләре. Көллиятнең даими социаль партнерлары бар. Студентлар Казанның вертолет, авиация, мотор төзү заводларында практика уза һәм шунда эшкә урнаша. «Компьютер челтәрләре» һәм «Мәгълүмати системалар» белгечлекләре - иң популяры, аларда бер урынга 5 кеше дәгъва кыла.

«Техникумда урта буын белгечләре һәм квалификацияле эшче-хезмәткәрләр әзерләү буенча ике бүлек бар. Без авиация техникасы слесарь-җыючылары, станокта эшләүчеләр, эретеп ябыштыручылар, электромонтерлар әзерлибез. Көллиятнең тулай торагы юк. Көндезге бүлектә укучыларга стипендия түләнә», - дип хәбәр итте кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Елена Бубнова.

Көллият өч юнәлеш буенча махсуслаштырылган компетенцияләр үзәге санала. Аның студентлары WorldSkills төбәк чемпионатларында беренче урыннар яулый һәм милли чемпионатларда республиканы уңышлы тәкъдим итә.

Түләүле бүлектә уку бәясе елына - 43-45 мең сум. Әзерлекнең база дәрәҗәсе 3 ел да 10 ай дәвам итә. Абитуриентларны аттестатлар конкурсы нигезендә сайлап алалар. Түләүле бүлеккә документлар «Машина төзелеше технологияләре», «Компьютер челтәрләре» һәм «Мәгълүмати системалар» белгечлекләре буенча 1 сентябрьгә кадәр кабул ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100