news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанның Җиңү паркында 15 ел элек яшь кызны көчләгән кешене тапканнар

Ир-ат кызны көчләгән, документларын урлап алып киткән булган.

news_top
Казанның Җиңү паркында 15 ел элек яшь кызны көчләгән кешене тапканнар
https://pixabay.com

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе Казанда яшәүче 40 яшьлек ир-атка карата җинаять эшен тикшереп бетерде. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Ир-атка карата җинаять эше сексуаль характердагы көчләү гамәлләре, талау һәм документлар урлау өчен ачылган.

Тикшерү версиясе буенча, 2007 елның сентябрендә бу кеше Җиңү паркында 19 яшьлек кызга һөҗүм итә. Ул кызның башына шешә белән суга, кәрәзле телефонын, паспортын һәм студент билетын талап ала. Аннары үтерү белән янап, кызны көчли.

2007 елда җинаятьченең шәхесен ачыклый алмаганнар. Ләкин тикшерүчеләрнең җентекләп эшләве нәтиҗәсендә, бу җинаятькә Казанда яшәүче кеше катнашы булуы турында ачыклана. Моңа кадәр ул шундый ук җинаять өчен төрмәдә утырып чыккан булган инде.

2007 елда җинаять урыныннан алынган биоматериалларга экспертиза ясагач, җинаятьченең шәхесен ачыклыйлар. Якын арада ул суд каршына басачак, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар