Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанның иң күренекле радиоларның берсендә “Туган як” җырын ни өчен алмаганнар яки Вәсилә Фәттахованың тәмамланмаган язмалары кайчан чыгачак?

Күренекле композитор, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Урал Рәшитов Инстаграм битендә Вәсилә Фәттахова турындагы интервьюсыннан өзекләр куйды. Анда ул “Туган як” җырының радиога алырга теләмәүләре, Вәсилә Фәттахова турында истәлекләре һәм аның тәмамланмаган студия язмалары барлыгы хакында сөйли.

news_top_970_100
Казанның иң күренекле радиоларның берсендә “Туган як” җырын ни өчен алмаганнар яки Вәсилә Фәттахованың тәмамланмаган язмалары кайчан чыгачак?

- Вәсилә Фәттахова кебек җырчы белән эшләү бәхете насыйп булды миңа. Бик горурланам. Кызганычка каршы, бик иртә китте ул... Мин аның матур әби булып, картлыкка җитүен, оныклар бәхете күрүен теләр идем.

Вәсилә белән күп эшләдек. Бик күп җырлар яздырдык. Барысы да сәхнәгә чыгып өлгермәде. Студия язмалары, тәмамланмаган язмалар бар. Алар минем архивта саклана. Бу җырларны әкренләп эшләп бетереп, халыкка җиткерергә тырышырбыз.

Вәсилә тормышта гади бер кошчык, гүзәлләрдән-гүзәл көчсез бер зат кына булса, иҗатта ул – бөркет, бик биектә очты, чын иҗат кешесе иде. Аның белән хезмәттәшлек иткән саен, тагын да күбрәк эшлисе килде. Вәсиләнең тавышында төрле милләт моңы кушылган, туганнары арасында руслар да, татарлар да, башкортлар да бар. Татарча җырлаганда рус фольклоры басымы сизелә иде. Бу үзенчәлеге белән дә үзенә тарта иде ул. Рәхәтләнеп, күңелле итеп иҗат дөньясында кайнадык. Ул вакытта “Айдар” студиясендә бик көчле программалар эшләнде. Күп кенә лирик һәм биюле җырларым шул чорда иҗат ителде.

Хит җыр өчен берәүләр кыйммәтле музыка кораллары, яхшы гитара, клавиша, операторлар таләп ителә, дисә, икенчеләре “раскрутка”, ягъни радио һәм телевидениедә җырны ешрак яңгырату, реклама кирәк дигәнрәк төрле бәхәсләр йөрде. Композиторның эшчәнлеге онытылды. Беркөн кайттым да музыкасыз, кул чабуга гына корылган җыр яздым.

“Айдар” студиясе белән Казанда гастрольләрдә булганда, күз ачкысыз карлы-буранлы көн иде. Шәһәрнең бер башыннан икенчесенә йөреп, Вәсилә Фәттахова башкаруында дискка яздырылган “Туган як” җырын радиоларга илттем. Иң күренекле радиоларның берсендә җырны алмадылар. Баян моңын да өстәргә тәкъдим иттеләр. Шулай да Казанны икенче көнне “Туган як” җыры уятты. Иртәнге сигезләрдә җырны эфирга куйдылар.

Вәсилә өчен махсус 5-6 җыр язылды. “Җилләр” - Шолоховның “Тын Дон” әсәре тәэсирендә туган җыр. Бу җырны беренче тапкыр тыңлаганда, Вәсилә классик тавыш белән җырлады. Опера җырларын рәхәтләнеп башкара иде ул. Әмма бу җырны бер октавага түбәнрәк һәм халыкчан итеп җырларга тәкъдим иттем. “Авыр язмышлы авыл хатын-кызын күз алдыңа китер. Сынаулар иңнәренә баскан беркөнне кырга чыгып, бер агач төбенә барып утыра да терсәген тезенә куйган килеш, яңагына таянып, җыр суза. Тавышыңны тыңлама, күңелең белән кичер. Син җырлыйсың, кайгыларыңны бушатасың”, дидем. Вәсилә: “Урал агай, мин аңладым, аңладым”, - диде дә, нәкъ мин күз алдына китергәнчә утырып, җырлап җибәрде. Үзенең дә җиңелдән булмаган язмышын күз алдыннан кичергәндер, күрәсең.

Мөлаем, ачык күңелле, гади, тыйнак, ихтирамлы, олыны - олы, кечене кече итә белә иде ул. Үзе турында сөйләп бармады. Күңелендәген сиздермәде. Соңыннан гына аның әти-әнисен фаҗигале югалтуын, берүзе сеңелкәшен тәрбияләвен белдек.

Казан, Пермь, Оренбург якларында гастрольләр белән йөрдек. Кайда гына барсак та, “Ялгыз миләш”, “Җилләр” җырларын тамашачы белә иде инде. Студиябезнең яшь җырчысын бик җылы кабул иттеләр. Җырны күкрәк тембры башкару Вәсиләнең тавышын яңача ачты. Тамашачының мәхәббәтен тиз арада яулап алды ул.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

"Диләфрүз" гәзитенең гыйнвар саныннан ВӘСИЛӘ ФӘТТАХОВА БАШКАРУЫНДА "ҖИЛЛӘР", "ТУГАН ЯК" ҖЫРЛАРЫНЫҢ ЯЗЫЛУ ТАРИХЫ КҮРЕНЕКЛЕ КОМПОЗИТОР УРАЛ РӘШИТОВ: - Вәсилә тормышта гади бер кошчык, гүзәлләрдән-гүзәл көчсез бер зат кына булса, иҗатта ул – бөркет, бик биектә очты, чын иҗат кешесе иде. Аның белән хезмәттәшлек иткән саен, тагын да күбрәк эшлисе килде. Вәсиләнең тавышында төрле милләт моңы кушылган, туганнары арасында руслар да, татарлар да, башкортлар да бар. Татарча җырлаганда рус фольклоры басымы сизелә иде. Бу үзенчәлеге белән дә үзенә тарта иде ул. Рәхәтләнеп, күңелле итеп иҗат дөньясында кайнадык. Ул вакытта “Айдар” студиясендә бик көчле программалар эшләнде. Күп кенә лирик һәм биюле җырларым шул чорда иҗат ителде. Вәсилә өчен махсус 5-6 җыр язылды. “Җилләр” - Шолоховның “Тын Дон” әсәре тәэсирендә туган җыр. Бу җырны беренче тапкыр тыңлаганда, Вәсилә классик тавыш белән җырлады. Опера җырларын рәхәтләнеп башкара иде ул. Әмма бу җырны бер октавага түбәнрәк һәм халыкчан итеп җырларга тәкъдим иттем. “Авыр язмышлы авыл хатын-кызын күз алдыңа китер. Сынаулар иңнәренә баскан беркөнне кырга чыгып, бер агач төбенә барып утыра да терсәген тезенә куйган килеш, яңагына таянып, җыр суза. Тавышыңны тыңлама, күңелең белән кичер. Син җырлыйсың, кайгыларыңны бушатасың”, дидем. Вәсилә: “Урал агай, мин аңладым, аңладым”, - диде дә, нәкъ мин күз алдына китергәнчә утырып, җырлап җибәрде. Үзенең дә җиңелдән булмаган язмышын күз алдыннан кичергәндер, күрәсең. Мөлаем, ачык күңелле, гади, тыйнак, ихтирамлы, олыны - олы, кечене кече итә белә иде ул. Үзе турында сөйләп бармады. Күңелендәген сиздермәде. Соңыннан гына аның әти-әнисен фаҗигале югалтуын, берүзе сеңелкәшен тәрбияләвен белдек. Казан, Пермь, Оренбург якларында гастрольләр белән йөрдек. Кайда гына барсак та, “Ялгыз миләш”, “Җилләр” җырларын тамашачы белә иде инде. Студиябезнең яшь җырчысын бик җылы кабул иттеләр. Җырны күкрәк тембры башкару Вәсиләнең тавышын яңача ачты. Тамашачының мәхәббәтен тиз арада яулап алды ул. #уралрашитов #азалия #уфа #татэстрада #башэстрада #тугантел #татарстан #башкортостан #татарчажыр #композитор #певица #певец #василяфаттахова

Публикация от Урал Рашитов&Азалия (@rashitovy_azaliiaiural)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100