Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанның Гретта кушаматлы коткаручы эте Россиядә иң яхшысы дип табылды

Ул катлаулы табигать шартларында кешеләрне эзләү буенча күп операцияләрдә катнаша.

news_top_970_100
Казанның Гретта кушаматлы коткаручы эте Россиядә иң яхшысы дип табылды
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Мәскәүдә ел саен уза торган «Россиянең иң яхшы этләре» премиясенең бүләкләү тантанасы узды. Быел «Россиянең иң яхшы хезмәт коткаручы эте» номинациясендә Гретта кушаматлы Казан эте җиңде. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Дүрт аяклы коткаручы исәбендә бик күп дәрәҗәле бүләкләр бар. Алар арасында Гретта 2016 елгы XX Бөтенроссия кинология ярышлары вице-чемпионы титулын йөртә.

Греттага 7 яшь, 2015 елдан ул тәҗрибәле кинолог Святослав Яковлев җитәкчелегендә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының эзләү-коткару отрядында хезмәт итә.

Дратхаар токымлы эт бик күп коткару чараларында катнашты, шул исәптән 2017 елда Ижевскида йорт җимерелгәннән соң һәлак булган кешеләрнең гәүдәләрен эзләде.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә билгеләп үтелгәнчә, Гретта ачык табигый территорияләрдә (урманнарда һәм кырларда) кешеләр эзләү белән шөгыльләнә, ләкин кирәк булса, эт һәрчак шәһәрдә дә коткаручыларга ярдәм итә ала.

Исегезгә төшерәбез, 2021 ел ахырында Святослав Яковлев Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының «Батырлык йолдызы» Бөтенроссия фестивалендә «Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының иң яхшы коткаручы-кинологы» номинациясендә җиңүче булды. 

Казан эзләү-коткару отрядында эшләгән елларында ул төрле гадәттән тыш хәлләрне һәм һәлакәтләрне бетерү өчен 250 тапкырдан артык чыккан, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100