news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанның Дәрвишләр бистәсендәге зиратта кабергә этләр оялаган

Салкыннар башлангач, этләр каберлектә оя казыган.

news_top
Казанның Дәрвишләр бистәсендәге зиратта кабергә этләр оялаган

Казанның Дәрвишләр бистәсендә яшәүчеләр зираттагы кабергә оялаган этләрдән зарлана. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Бер кабергә биш көчек оялаган. 

Шаһитлар сүзләренчә, моңа кадәр сукбай этләр каберлек янында яшәгән. Хәзер этләр балалаган. Тиздән салкыннар башлана. Шуңа күрә этләр кабер ташлары астына оялар казыган.

Кешеләр туганнары каберен карарга килгәч, борчуга калган. Алар администрациягә мөрәҗәгать иткән. Тик ярдәм ала алмаганнар. Хәзер бу кешеләргә каберләрне үз хисапларына төзәтергә туры килүе ихтимал, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар