Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанның Дәрвишләр бистәсендә дүрт аяклы чеби туган

Бройлер чебие Чехиядән кайтарылган йомыркадан чыгарылган булган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә КФУ студенты Илсинә Мөхәммәтова сөйләде.

news_top_970_100
Казанның Дәрвишләр бистәсендә дүрт аяклы чеби туган
Илсинә Мөхәммәтова

«Апам Казанның Дәрвишләр бистәсендә үз өйләре белән тора, йортта үстерер өчен күркә һәм чебиләр чыгаралар. Бройлер чебие Чехиядән кайткан күкәйдән чыгарылган. Дүртенче аягына баса алмый, сәламәт аякларында селкенеп тора ала, канаты астына җыйган. Канатлары белән кагына-кагына гына бара. Бер елны өч аяклы чеби туган иде, бер аягы койрык урынында булды, ул ике көннән үлде. Бу чебинең гомере дә бер көнлек кенәдер дип уйлыйм», — ди ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100