news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казаннан сукыр кыз Олесяны һәм Мамадыштан Эмилияне Валерий Меладзе "Голос" проектыннан төшереп калдырды (видео)

Беренче каналда бара торган "Голос.Дети" проектының төшеп калу этаплары башланды.

news_top
Казаннан сукыр кыз Олесяны һәм Мамадыштан Эмилияне Валерий Меладзе "Голос" проектыннан төшереп калдырды (видео)
Проект кагыйдәләре буенча, бүген балалар ике тапкыр җырлады. Беренче этапта 11 яшьлек кызлар - Казаннан Олеся Машейко һәм Мамадыштан Эмилия Хәерова, Сухумидан Сара Абрамян белән трио чыгыш ясады.

Бу этапта Меладзе Олесяны гына калдырды, Эмилия, Сара төшеп калды.

Шуннан соң, Меладзе командасындагы беренче этаптан җыелган биш бала тагын берәр җыр башкарды. Бу юлы алар иң беренче тапшырудагы җырларын җырлады.  Чыгышлардан соң, Валерий Меладзе биш баланың икесен генә чираттагы этапка уздырды. 

Олеся Машейко Меладзе командасыннан төшеп калды. 

Татарстан кызлары Эмилия һәм Олеся саубулашканда бик матур сүзләр әйтте.

Видеода Олеся Машейко белән Эмилия Хәерованың бергә чыгышы 46 нчы минуттан башлана:





Беренче этаптан соң, Казаннан килгән 11 яшьлек Олесяны тыңлаганда Валерий Меладзеның күзләрендә яшьләр күренде, дип язган идек. 



"Голос.Дети" проектының чираттагы тапшыруына Мамадыштан килгән Эмилия Хәйриева Валерий Меладзе командасын сайлады, дип язган идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар