Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казаннан күп балалы ана: «Тормышның мәгънәсе фатирда һәм машинада түгел, ә балаларда»

3 бала әнисе Зоя Луговая һәм аның ире Әнәс Хәлиуллинның язмышлары гади генә түгел. Аларны ир-ат тормышындагы фаҗигале вакыйгалар якынайта. Араларында 28 яшь аерма булуга карамастан, ике гашыйк йөрәк барлык авырлыкларны җиңеп чыккан, алар нык гаилә коруга ирешкән һәм кызлары туган.

news_top_970_100
Казаннан күп балалы ана: «Тормышның мәгънәсе фатирда һәм машинада түгел, ә балаларда»
Зоя Луговая: "Фатир һәм машина түгел, ә балалар мөһим, чөнки алар - тормыш мәгънәсе, Нәсел дәвамчысы»
Фото: Зоя Луговаяның шәхси архивыннан

«Безне фаҗига якынайтты»

Казаннан Зоя Луговая һәм Әнәс Хәлиуллин фаҗигале шартларда очраша башлый. Ул вакытта ир-атның да, хатынның үз гаиләләре була, әмма алар икесе дә Сәйдәш мәдәни үзәгендәге «Виртуозы» цирк студиясендә эшли. 2019 елның мартында коронавирус пандемиясе вакытында барысын да дистанцион эш режимына күчерәләр. Берникадәр вакыттан соң, җәй көне, Зоя Павловна яңа сезонның кайчан ачылачагын белешү өчен хезмәттәшенә шалтырата. Әмма, җавап итеп, ул ир-атның бердәнбер улының үлү хәбәрен ишетә.

«Минем башыма кинәт кенә «мин аны ташламаячакмын» дигән уй килеп керде. Бу – ниндидер югарыдан килгән тавыш кебек булды», – дип искә ала Зоя Павловна. Ул вакытта аларның бернинди романтик мөнәсәбәтләре булмаган.

Әнәс Хатыйф улы элек Татар дәүләт филармониясендәге «Музыкаль балаган» төркеменең сәнгать җитәкчесе булып эшләгән. Татарстан Республикасының атказанган артисты хәзер «Сәйдәш» мәдәни үзәгендәге «Виртуозы» цирк студиясе белән җитәкчелек итә. Бу студияне ул берничә ел элек төзи башлаган, укытучы ярдәмчесен эзләп, Казан циркы каршындагы балалар цирк мәктәбенә мөрәҗәгать иткән. Аңа Зоя Луговаяны тәкъдим иткәннәр. Бу вакытта Зоя ханым кияүдә, икенче баласы белән декрет ялында булган. Ул яңа иҗат коллективында эшләргә ризалаша. Башта алар бары тик эш буенча гына аралашалар, бу вакытта Зоя Павловна хезмәттәше улының үлеме турында белми. Ачыкланганча, егет суга сикергәндә бәрелгән, реанимациягә эләккән, ләкин, кызганыч, табиблар аны коткара алмаган.

«Безне фаҗига якынайтты, без аралаша башладык. Мин аңа һәрьяклап ярдәм күрсәтергә тырыштым», – дип сөйли Зоя ханым.

Шул вакытта аның гаиләсендә ире белән еш бәхәсләр башлана. Зоя Павловна сүзләренчә, кайвакыт беренче ире үзен бик агрессив тоткан.

«Ул аек килеш тә буш урында кычкыра иде. Без шул сәбәпле аерылыштык, мин киттем», — дип аңлата Зоя ханым.

Әнәс Хатыйфовичның улы үлгәннән соң ярты ел узгач, аның башына тагын бер кайгы килә – хатыны үлә. Хатыны улының үлемен бик авыр кичерә, һәм ниндидер бер мизгелдә аның йөрәге түзә алмый.

Әнәс Хәлиуллин – Татарстан Республикасының атказанган артисты, «Виртуозы» цирк студиясе белән җитәкчелек итә.

Фото: © Зоя Луговаяның шәхси архивыннан

«Кайвакыт без бергә хоккей карыйбыз»

Зоя Луговая һәм Әнәс Хәлиуллин ешрак аралаша башлый, әмма бергә яшәргә ашыкмыйлар. Казанда яшәүче Зоя сүзләренчә, ул Әнәстән балага узган, әмма аерым яшәвен дәвам иткән. Пар 1 ел элек кенә бергә яши башлаган.

«Мин авырлы булганда, без очрашып кына йөрдек, чөнки күченергә мөмкинлек юк иде. Минем беренче никахтан туган балаларым бакчага һәм башка райондагы мәктәпкә йөрделәр», – дип аңлата Зоя Павловна.

Аерылышканнан соң аның беренче ире туган ягы Волгоградка әти-әнисе янына китә, әмма балалар белән аралашуын дәвам итә һәм даими рәвештә алар янына килеп йөри. Хәзер Зоя Луговая, аның 3 баласы һәм Әнәс Хәлиуллин шәхси йортта зур тату гаилә булып яшиләр. Әнәс Хәлиуллин икенче хатыныннан күпкә олырак, әмма, хатын сүзләре буенча, мөнәсәбәтләрдә бу аерма бөтенләй сизелми.

«Киресенчә, миңа рәхәтрәк. Мин аны олы дустым һәм иптәшем кебек кабул итәм, миңа аның белән һәрвакыт кызык. Кайвакыт без бергә хоккей карыйбыз», – ди Зоя Павловна.

Моннан тыш, алар икесе дә – иҗади мохиттән. Декрет ялына кадәр Зоя ханым «Виртуозы» цирк студиясендә генә эшләми, ә шулай ук «Время Индиго» заманча хореография театр-студиясендә акробатика һәм балалар цирк мәктәбендә укыта.

Зоя Павловна сүзләренчә, икенче ире аның беренче никахыннан туган балалары Денис һәм Ольгага да бик яхшы мөгамәләдә, аларга хәзер 10 һәм 5 яшь. Аларның уртак баласы Азалиягә 8 ай тулган.

«Ирем олы улым белән бергә еш кына шигырьләр өйрәнә, ә аннары аларны рольләргә бүлеп укыйлар. Ирем балаларымның тормышы һәм укуы белән кызыксына. Хәтта үз әтиләре дә аның кадәр кызыксынмый», – ди ул.

Балалары секцияләргә йөри һәм конкурсларда, ярышларда катнаша, призлы урыннар ала.

Фото: © Зоя Луговаяның шәхси архивыннан

«Беренче ирем атаклы клоун Майда эшли иде»

Гаилә актив тормыш рәвеше алып бара: балалар секцияләргә йөри һәм конкурсларда, ярышларда катнаша, призлы урыннар алалар. Денис һәм Ольга Үзәк стадиондагы спорт комплексы каршындагы спорт акробатикасы секциясендә укый. Малайның икенче яшүсмерләр разряды бар. Балалары әниләре эзеннән киткән.

«Миңа 10 яшь булганда, әнием мине балалар цирк мәктәбенә алып килде, һәм мин анда 7 ел укыдым», – дип сөйли Зоя Павловна.

Зоя ханым сүзләре буенча, аның беренче ире дә цирк сәнгате белән бәйле. 21 яшендә, Зоя колледжны тәмамлаганда, Казанга Майхровскийлар цирк династиясеннән атаклы клоун Май килә. Кызны программаның балет өлешендә катнашырга чакыралар.

«Беренче ирем белән мин шунда таныштым. Ул клоун Май янында эшли иде, хайваннарны карый, репетицияләрдә катнаша иде», – дип сөйли ул.

Аның белән танышканнан соң, кыз цирк мәктәбеннән китә һәм Майхровскийлар белән гастрольләргә чыга. Тиздән парның баласы туа.

«Беренче балабыз безнең белән гастрольләргә йөрде. Улыма 9 ай тулгач, әнием киңәше буенча, Казанга кайттык. Ул: «Баланы җафалап йөрүегез җитте, нормаль тормыш белән яшәргә вакыт», дип әйтте», – дип искә ала Зоя Павловна.

Зоя тормышында бернәрсәгә дә үкенми һәм өч бала анасы булуына бик шат.

Фото: © Зоя Луговаяның шәхси архивыннан

«Без бөтен гаиләбез белән театрларга һәм циркка йөрибез»

Зояның әнисе элек профессиональ рәвештә фигуралы шуу белән шөгыльләнгән, «Бозда бию»дә катнашкан. Ул хәзер дә кызына ярдәм итә, оныкларын карый, аларны тимераякта шуарга өйрәтә. Зур гаиләнең үз традицияләре бар. Бәйрәмнәрдә төрле буын вәкилләре зур өстәл артында бергә җыела. Моннан тыш, алар еш кына өйдән читтә ял итәләр.

«Без бергә театрларга һәм циркка йөрибез», – дип аңлата Зоя Павловна.

Зоя Павловна тормышында булган бернәрсәгә дә үкенми һәм 3 бала анасы булуына бик шат булуын әйтә. Бу – тормышта булган иң кыйммәтле әйбер, ди ул.

«Фатир да, машина да түгел, ә балалар мөһим, чөнки алар – тормыш мәгънәсе, нәсел дәвамчысы», – ди ул.

Зоя ханым, иренең олы – 61 яшьтә булуына карамастан, тагын балалар алып кайтырга теләвен әйтә.

«Татар-информ»нан тәрҗемә ителде. Авторы: Наталья Рыбакова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100