Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казаннан ерак түгел өлкәгә дрон төшкән, диверсантлар Россия чиген үтеп керергә тырышкан

news_top_970_100
Казаннан ерак түгел өлкәгә дрон төшкән, диверсантлар Россия чиген үтеп керергә тырышкан

Бүген иртән Түбән Новгород өлкәсендәге нефть базасына дрон һөҗүм иткән. Пилотсыз очкыч Кстов нефть комплексы объектына төшкән, нефть эшкәртү җайланмаларының берсенә ут капкан. Урынга янгын сүндерү поезды килгән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, зыян күрүчеләр юк.

Искәртеп үтик, Түбән Новгород белән Казан арасы якынча 400 км, ягъни 6 сәгатьлек юл.

Хәрби журналистлар Украина диверсион-разведка группасының Белгород һәм Курск өлкәләренә үтеп керергә омтылуы турында да хәбәр итә.

«Wargonzo» проекты мәгълүматлары буенча, берничә кораллы төркем миномет һәм артиллерия уты ярдәмендә пикапларда чикне үтеп керергә тырышкан. Шулай ук, журналистлар мәгълүматлары буенча, Россия чиге янында дошманның берничә танкы бар, алар штурм ясарга тырышучыларга ярдәм күрсәтә. Сугыш бара, дип яза «База» каналы.

Моннан тыш, Курск өлкәсе Теткино районында атыш баруы турында мәгълүмат чыкты. Социаль челтәрләрдә шәһәр янында автоматтан атышу тавышы төшерелгән видео тарала. Видеоның чынлыка туры килү-килмәве әлегә расланмаган. Бу турыда әлегә рәсми мәгълүмат юк.

Теткино дигән шәһәр тибындагы бистәдә 2 кеше яраланган. «База» каналы язуынча, җирле кеше утырган такси янына дрон төшкән. Икенче яралының кем булуы ачыклана. Артиллерия эшли.

Белгород өлкәсенең Грайворонск шәһәр округына да һөҗүм ясалган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк башлыгы Telegram-каналында кешеләргә подвалларга яшеренергә кушкан.

«Грайворонск шәһәр округы, Горьковский Бистәсе утка тотыла. Подвалга (яшеренү урыннарына) төшегез», – дигән хәбәр тараткан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.

Сишәмбегә каршы төндә Белгород өлкәсе Белгород районына очып килгән дрон электр тапшыру линияләренә зыян китергән, 7 торак пункт электрсыз калган. Зыян күрүчеләр булмаган.

Белгород хакимияте бинасына дрон төшкән.

10 марттан бирле Украина хәрбиләре Россия территориясенә берничә тапкыр кермәкче булган. Курск һәм Белгород өлкәләренә һөҗүм вакытында дошман ягыннан 100 кеше, 6 танк, «САУ Ceazar», броньлы 20 машина һәм дошман урнашкан пункт юк ителгән, дип хәбәр итте ФСБ.

Бүген төнлә Орёл шәһәрендә дә шартлау тавышлары ишетелгән. Аннары шәһәрнең Афанасьевск зираты янындагы нефть базасы районында янгын чыккан. Орел өлкәсе башлыгы янгынның дрон аркасында чыгуын раслады.

Пилотсыз аппарат Донецк янында гуманитар йөк илтүче машинага да һөҗүм иткән. Төркемдә Башкортстан Корылтае депутаты Фәрит Гомәров та бар.

Депутат: «Беркем дә зыян күрмәде, йөк белән барысы да яхшы», – дигән «Маш Баташ» каналына. Дрон кырыйга эләккән, машинага кыйпылчыклар тигән, әмма аның белән алга таба бара алмаганнар. Сугышчылар гуманитар йөк китерүчеләрне куркыныч янамаган урынга транспорт белән бергә күчергән. Йөкне башка машинада алып чыгып, кирәкле урынга җиткергәннәр.

Фото: © телеграм-каналдан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100