news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казаннан Елизавета, Ольга һәм Элина «Голос. Дети» тамашасына кастингтан узды

news_top
Казаннан Елизавета, Ольга һәм Элина «Голос. Дети» тамашасына кастингтан узды
Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе

Казанның берьюлы өч укучысы «Голос. Дети» тамашасының унынчы сезонына беренчел кастинг узган. Хәзер Елизавета Нафиева, Ольга Косарева һәм Элина Нигъмәтуллинаны «Беренче канал»да сайлап алу этабы көтә. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Яшь вокалчылар ТР атказанган артисткасы Элеонора Калашникова җитәкчелегендә Идел буе районының Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә укый, дип хәбәр итә Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе.

Остаз сөйләгәнчә, беренчел кастинг Мәскәүдә узган, бөтен илдән җыелган вокалчылар проектның жюри әгъзалары каршында гадәти чират тәртибендә чыгыш ясаган. Сайлап алу этабына Елизавета Нафиева соло номеры белән узган, ә Ольга Косарева һәм Элина Нигъмәтуллина дуэт белән чыгыш ясаган.

«Алар сәхнәгә инде беренче тапкыр гына чыкмый, кызлар инде шактый вакыт «Ежевика» фолк-проекты буларак чыгыш ясый», – дип билгеләп үтте Элеонора Калашникова. Моннан тыш, өч яшь вокалчы да – Татарстан һәм илкүләм иҗади конкурслар җиңүчеләре һәм призерлары, Владимир Спиваков халыкара хәйрия фонды стипендиатлары.

«Кызларның төп үзенчәлекләренең берсе – уникаль тембр һәм зур тавыш диапазоны. Хәзер без кастингның төп өлешенә репертуар сайлыйбыз, ул якын арада Мәскәүдә узачак», – дип сөйләде педагог.

Киләсе этапта кызлар «сукыр тыңлаулар»да катнашып, остаз командаларына эләгү өчен көрәшәчәк. Элеонора Калашникова сүзләренчә, шәһәр һәм республика халкының теләктәшлек күрсәтүе кызларга конкурста җиңү өчен көрәштә булышачак, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар