news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казаннан Башкорстанга чыгып киткән хатын-кыз югалган

Ксения 3 ноябрь көнне Казаннан Стәрлетамакка барырга дип юлга чыккан, шуннан бирле аннан хәбәр юк.

news_top
Казаннан Башкорстанга чыгып киткән хатын-кыз югалган
Башкорстанда Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче 29 яшьлек Ксения Викентьеваны эзлиләр. Кыз инде бер атнадан артык элемтәгә керми, дип хәбәр итә "Отклик" эзләү төркеме волонтерлары, дип яза "Башинформ"

Кызның билгеләре: буе 155 см, ябык тәнле, соры күзле, чәчләре җирән төстә, озынлыгы иңенә кадәр.

Киеме: ачык-көрән төстәге озын куртка, зәңгәр джинс чалбар, үкчәле озын кара итек.

Киемен алыштырырга мөмкин, шуңа волонтерлар аның яшел кыска куртка, зәңгәр джинсы, үкчәле озын кара итектән булырга мөмкин икәнен да хәбәр итә.

Кыз турында мәгълүмат белүчеләр 89871060601 яки 02 телефонына шалтырата ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар