Аш-су остасы, блогер Эльмира Камалиева ни өчен Казаннан Арчага күченеп кайтып китүләрен аңлатты. Аның сүзләренчә, башкалада ул һәр иртә стресс кичергән, «бөке»ләрдә утырган вакытын кызганган, балаларының киләчәге турында уйланган. Казаннан Арчага күченү тарихын ул түбәндәгечә сөйләде.
«Сагынасыңмы?» дисез. Начар яшәмәдек, җитеп, бетеп барды, Әлхәмдүлилләһ. Минем генә тынычлык булмады анда. Һәр иртән бакчага, мәктәпкә, барып өлгерәмме, парковкада урын бармы дип, стресс белән барам. Кайтасың, урын юк. Ике әйләнеп, көчкә табасың урын.. Кибете, өе, барысына өлгерергә кирәк.
Ыгы-зыгы миңа авыр бирелә. Тынычлык кирәк күбрәк. Тәртип кирәк.
Казанны мин яманламыйм, үзенә күрә аерым тормыш анда. Балаларым өчен өй яхшырак икәнен күптән аңладым. Алар үсә төшкәч, тагын да күбрәк төшендем. Рәхәтләнеп үз көйләренә йөри дә, уйный да алмагач, нинди балачак инде ул? Этне прогулкага алып чыккан күк, ияртеп, артыннан йөрисең. Мин ул вакытны өемдә рәхәтләнеп үткәрер идем.
Балаларның яхшы киләчәге – фундаменты – бәхетле балачак һәм тәрбия!
Күбрәк бөкеле ыгы-зыгыны алып атып, шул вакытны балаларга, гаиләңә багышласаң күпкә рәхәт икәнен аңладык та Арчага күчендек».
Эльмира Камалиева сүзләренчә, гаиләнең Казан артындагы бистәдә калырга да мөмкинлекләре булган, ләкин аларның Казанга бәйле буласылары килмәгән.
«Киткәч, Арча, районга күченү ягын карадык. Эше дә, өе дә бер җирдә булсын, кибете… башкасы да якында булсын, дидек. Үкенмәдек бер генә минут та. Барысы да үз вакытында, үз бәхете белән туды! Әгәр вакытны кире кайтарып, артка куйсалар, нишләр идем? Иртәрәк кайтыр идек, иртәрәк күченгән булыр идек. Аллам үзе насыйп иткән тиешле вакытта, димәк, хәерлесе!
Кеше үзен кайда бәхетле саный, шунда яшәсен! Бәхетле хис иткәндә, ул тагын да канатлана. Үзен тулыландыра. Эше дә гөрләп бара!» – дип, ул тормышындагы җитди карар кылу тарихын сөйләде.